Заман сулышы

Тормышны яратырга өйрәтте

Әлеге язмамны әбием Гөлсинә Хәбибрахмановага багышлыйм. 1931 елның октябрь аенда Иске Шөгер авылында туа ул, аңа Миңлегөлсинә, дип исем бирәләр. Тик әтисе генә сельсоветка барып, 1932 елның 17 апрелендә туды, дип яздыра. Чөнки колхозлашу, хәллерәк крестьяннарны раскулачивать итү чоры, әтиләре Хәбибрахманның, кулак дип сөргенгә җибәрмәсеннәр өчен, колхозга кереп йөрүе була....

Әлеге язмамны әбием Гөлсинә Хәбибрахмановага багышлыйм.

1931 елның октябрь аенда Иске Шөгер авылында туа ул, аңа Миңлегөлсинә, дип исем бирәләр. Тик әтисе генә сельсоветка барып, 1932 елның 17 апрелендә туды, дип яздыра. Чөнки колхозлашу, хәллерәк крестьяннарны раскулачивать итү чоры, әтиләре Хәбибрахманның, кулак дип сөргенгә җибәрмәсеннәр өчен, колхозга кереп йөрүе була. Бер сыерлары, бер атлары булганлыктан, аларның гаиләсе хәллерәкләр рәтенә керә.

Гөлсинә әбиемнең балалык һәм үсмер чоры сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Сугыш башланганда, аңа ун яшь була, ул әти - әнисенә, апаларына ( ул вакытта 2 апасы һәм 2 абыйсынын үз гаиләләре була) ярдәм итәргә тырыша, алар белән беррәттән эшли, шул ук вакытта мәктәптә башлангыч сыйныфта укый. Еллар авыр булуына карамастан, әбием урта белем ала. Аннан Бөгелмә педучилищесына укырга керергә дип, имтихан биреп кайта, тик әтисе: «Мин сине болай да, кичләрен колхозда охранда торып, 9-10 классны түләп укыттым» дип, укырга җибәрми. Шуннан әбием Шөгер районы башкарма комитетына инструктор булып эшкә урнаша.

1954 елда Мөкатдәс Фәйзуллин белән язылышалар. Кырык алты ел бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Мөкатдәс бабабыз 16 ел инде безнең арабызда юк.

Район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, әбием Шөгер балалар бакчасында эшли башлый. Иске Шөгер балалар бакчасында урын булгач, анда күчә. Казан педучилищесын читтән торып тәмамлый.

Утыз елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул. Авылыбызның күп кенә балалары аның кул астында үсә. Лаеклы ялга чыккач, намазга баса, ислам дине кануннарына төшенә, догалар өйрәнә. Инде олы яшьтә булса да, әлегәчә биш вакыт намазын калдырганы булмады. Без, оныкларына, шифалы догаларны бәләкәйдән үк өйрәтте, ә без киләчәктә аларны балаларыбызга да өйрәтербез. Ул безгә гел:

- Тормышны яратыгыз, балалар, без исән-сау, сәламәт дип шөкер кылып, олыларны олылап, кечеләрне рәнҗетми яшәгез, - дип өйрәтте. - Сабыр булыгыз, кушылган эшне тырышып башкарыгыз, аның нәтиҗәсен күреп сөенегез, - ди әбием. - Әле оныкчыкларымны да күрергә язды, - дип сөенә. Чит илдә барган сугышлар турында ишетеп, илләребез тыныч булсын, без күргән авырлыкларны, ачлыкны сезгә күрергә язмасын, - дип тели.

Әле ул гына да түгел, әбиебез безгә матур-матур шигырьләр, жыр, биюләр өйрәтте. Ул үзе дә бик матур итеп жырлый, бии. Без, оныклары да, күп тапкыр авылда концертларда чыгыш ясадык.

Шушы көннәрдә аны уллары-кызлары, киленнәре-кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары, барлык туганнары туган көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юллар. Безне куандырып, шатлыкларыбызга сөенеп, сәламәтлек белән озын гомер ит, әбием.

Реклама

Регина Батырова,

оныгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: