Заман сулышы

Үтте бездә «Аулак өй»

Декабрьдә ата-аналар белән "Аулак өй" кичәсе үткәрдек. Анда безнең, 10 нчы балалар бакчасының, төрле төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре катнашты. Нигә әти-әниләр, диярсез? Җавап бер: телебезне, гореф-гадәтләрне гаилә белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә саклап калып була. Бу кичәдә әти-әниләр саф татарча итеп, бик күп җыр-бию башкарды, шигырь сөйләде, мөнәҗәт әйтте. Кызлар,...

Декабрьдә ата-аналар белән "Аулак өй" кичәсе үткәрдек.


Анда безнең, 10 нчы балалар бакчасының, төрле төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре катнашты. Нигә әти-әниләр, диярсез? Җавап бер: телебезне, гореф-гадәтләрне гаилә белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә саклап калып була. Бу кичәдә әти-әниләр саф татарча итеп, бик күп җыр-бию башкарды, шигырь сөйләде, мөнәҗәт әйтте. Кызлар, ягъни әниләр, кичәне алып баручы әби сандыгыннан алып, татар халык киемнәрен киеп, танымаслык булып үзгәреп куйды. Аннары инде һөнәрләрен күрсәттеләр. Өйләреннән кул эшләре алып килгәннәр: кульяулык чигү, йон эрләү, оекбаш бәйләү кебек эшләрне җиренә җиткереп башкардылар.
Бер "Аулак өй" дә егетләрсез узмый: алар, гармунга кушылып, җырлый-җырлый килеп керде. Һәм һөнәрләрен күрсәттеләр: җитез итеп биеделәр, гармунда уйнадылар, татар теленең матурлыгын шигырь юлларына тезделәр.
Тамашачыларыбыз да тик утырмады: мәкальләр әйтеп, татар халык ашларын искә төшерделәр. Бик күп беләләр икән: өчпочмак, бавырсак, бәлеш, пәрәмәч, берсе әле умачны да искә төшерде. Бәйрәм өстәл янында дәвам итте. Анда милли ризыкларыбыз бавырсак, чәк-чәк, бәлеш урын алган иде. Бик күңелле булды, катнашучылар да, тамашачылар да теләмичә генә таралышты.
Әлеге кичә ата-аналарыбызның татар теленә, йолаларыбызга булган мөнәсәбәтен уятып җибәргәндер, дип уйлыйм. Алар исә үзләрендәге белемне балаларына бирер һәм без бергәләшеп, балаларда телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләрбез дип өметләнеп калам.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: