Заман сулышы

Ә ул көтә, җитмеш дүрт ел көтә

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ул дәһшәтле елларда көн-төн тылда эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне Җиңү бәйрәме уңаеннан котлап йөргән көннәрнең берсе иде. Шундыйларның берсе - Анастасия Игнатьевна Демакинаның ишеген шакыдым. Сугыш аның язмышында гомерлек яра калдырган, газиз ирен - баласының атасын мәңгегә тартып алган. - Сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт үтсә...

Реклама

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ул дәһшәтле елларда көн-төн тылда эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне Җиңү бәйрәме уңаеннан котлап йөргән көннәрнең берсе иде. Шундыйларның берсе - Анастасия Игнатьевна Демакинаның ишеген шакыдым. Сугыш аның язмышында гомерлек яра калдырган, газиз ирен - баласының атасын мәңгегә тартып алган.


- Сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт үтсә дә, ул фаҗигале еллар онытылмый, йөрәктәге яралар һаман төзәлми. Белсәң икән син! Юк шул, аңламыйсың, белмисен, - диде ул өзгәләнеп. - Язмышым шулдыр инде, мин гомер буе солдат хатыны булып яшәдем. Әнием Акулина да әтиемнең хезмәт итеп кайтуын унбиш ел көткән. Ә мин 74 ел көтәм... Яу кырында ятып калган Александрымны әле дә сагынып яшим, - диде Анастасия Игнатьевна. Минем аптырап калуымны күреп:
- Көтәм дигәнемә син берүк гаҗәпләнмә. Миңа 94 яшь булса да, Аллага шөкер, үз аягымда, үз акылымда, бөтен тормышымны бүгенгедәй хәтерлим, -ди.
Анастасия әби барлык туганнарының да кайсы көндә, ничәнче елда вафат булуын, кайда җирләнүләрен берәм-берәм барлый башлагач, хәтеренең төгәллегенә, аек фикер йөртүенә хәйран калып тик басып тордым. Ул минем якташым - Куйбышев өлкәсе, Шенталы районынан булып чыкты, Яңа Куак авылында туган. Шуңа да минем белән үз итеп, якын күреп аралашты.
Аның балачагы ач, ялангач елларга туры килә. 1922 елда, Анастасия алты айлык чакта, Демакиннар гаиләсе яхшы тормыш эзләп, Казахстан якларына юл тота. Анда алар гаиләсендә бер-бер артлы тагын өч ир бала туа. Тугыз елдан соң алар кабат туган якка әйләнеп кайта, җидееллык мәктәпне Анастасия Шенталыда тәмамлый.
1937 елда ул Шенталы Халык судына эшкә урнаша һәм шул вакытта Александр исемле чибәр егет белән таныша. Сөйгәне икмәк пешерү заводында пешерүче булып эшли.
- Мәрхүмкәемнең кесәсендә һәрвакыт прәнниктер, сушкидыр булыр иде. Гел елмаеп-балкып йөрде. Бик акыллы, тырыш, гармунда да оста итеп уйный иде, - дип искә ала аны. - Тик гомере генә кыска булды шул. Без аның белән яшәргә дә өлгерми калдык. Каһәр суккан сугыш бар нәрсәне тар-мар итте, сөйгәнемне мәңгегә тартып алды. Әтисе бердәнбер кызын күрә алмыйча һәлак булды, ә кызым "әти" сүзен әйтә алмыйча үсте. 1941 елның 8 августында Александрымны соңгы тапкыр күрдем. Гомерлеккә аерылышабыз дип кем уйлаган... - диде ул күз яшьләренә буылып.
Ә аннан соң тумбочкадан бер төргәк хат тартып чыгарды. Алар саргаеп таушалып беткән, әмма матур, тигез итеп язылган сүзләрне укырлык әле.
- Бу хатларны 74 ел буе күз карасыдай саклыйм. Сагынуыма түзә алмаган чакларымда кат-кат алып укыйм. Менә аның беренче хаты, ә менә монысын, бәгырькәем, 1942 елда язган, менә бу хаты 1943 елгы, ә менә монысын дусты язып җибәрде... Дүрт ел буе хат алыштык. Сугышта язарга кайдан вакыт тапты икән ул? Мин дә аның җавабын көтеп тормый, тизрәк хат юллый идем. Элемтәче иде бит, гел күченеп йөргәнгәме, кайвакыт минем язган хатлар бөтенләй бармый иде, я бик соңлап ирешә иде. Шул вакытларда Александр үпкәләп: "Нигә язмыйсың, мин монда ут астында сезне уйлыйм, бик тә сагынам..."- дип яза иде.
...Әйе, дүрт ел бертуктаусыз хатлар язган солдат егет үзенең сугыш бетәргә ике ай калганда дошман ядрәсеннән һәлак булып, җиде ят җирләрдә җирләнәсен белми шул. Нинди үкенечле үлем! Анастасияга баштан "Ирегез хәбәрсез югалды" дигән кара хат килә, ә аннан соң күп тә үтми иреннән посылка килеп төшә... Хатын бу хәлгә аптырап, өметләнеп фронтка хат юллый, тик аннан иренең исән булмавын раслаган авыр хәбәр генә килеп ирешә...
Сугыштан соң Анастасия Лениногорскига килеп урнаша, чөнки ире Александр Иванович тумышы белән Яңа Писмәннән була. Еллар авыр булса да, яшь хатын тормышны ялгызы тарта, тырышып эшли, бердәнбер кызы Людмиланы тәрбияли, аны югары уку йортында укыта. Бүген ике оныгы һәм ике оныкчыгына карап сөенеп туя алмый.
Быел фашист илбасарларын җиңүгә 70 ел тула... Күпме сулар аккан, күмпе нәрсәләр үзгәргән. Ә Анастасия Игнатьевна һаман да үткәннәр белән яши, күңел юанычын саргаеп беткән хатларда таба, сандыгында кадерле иренең бритвасына кадәр саклый.
-Бу хатлар минем өчен алтын-мәрҗаннан да кадерлерәк. Мин аларны соңгы юлга да үзем белән алып китәчәкмен. Янымда булмаса да, сөекле Сашенькамны гел янәшәмдә тоеп яшәдем, - ди ул.
Зилә Мөдәррисова,
7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: