Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалы мәчетендә корбан ашы үтте (фотолар)

- Урдалы авылы мәчете изге Корбан аенда авыл халкына корбан ашы уткәрде. Авылыбызның әби -бабайлары чакырылган сәгатькә иман йортына җыелдылар. Әбиләребез үзләре дә күчтәнәчләр белән килгән иде. Корбанга сарык һәм ризыклар садака акчасына алынган иде. Шәһәребезнең Ихлас мәчетеннән килгән Габдерәзәк хәзрәт бик матур итеп вәгазьләр сөйләде. Узебезнең Фәрит хәзрәтебез авыл...

- Урдалы авылы мәчете изге Корбан аенда авыл халкына корбан ашы уткәрде.

Авылыбызның әби -бабайлары чакырылган сәгатькә иман йортына җыелдылар. Әбиләребез үзләре дә күчтәнәчләр белән килгән иде. Корбанга сарык һәм ризыклар садака акчасына алынган иде.

Шәһәребезнең Ихлас мәчетеннән килгән Габдерәзәк хәзрәт бик матур итеп вәгазьләр сөйләде. Узебезнең Фәрит хәзрәтебез авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм иман йортына күбрәк йөрүләрен утенде. Әлеге табынны, аш-суны мәчетебездә дин дәресләрен өйрәнүче апаларыбыз әзерләгән иде. Аларга бик күп рәхмәтләр әйтеп, исәнлекләрен теләп, дога кылдылар, - дип язып җибәргән Урдалы авылыннан Фагыйлә Шакирова Одноклассникидагы "Заман сулышы" страничкасына, фото да салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев