Заман сулышы

Уйландыра, куандыра театр

Театр белән кызыксыну кайчан башлана? Әлбәттә, балалар бакчасында. Бу фикерем 10 нчы балалар бакчасында, рус телле тәрбиячеләр татар телендә спектакль күрсәткәч тагын да ныгыды. Өлеге балалар бакчасында үз эшенең фанаты Минзилә Могыйнова эшли шул. Бу тамашаны да ул уйлап чыгарган һәм оештырган. Шунда тәрбияләнүче балалар белән дә даими спектакльләр куя...

Театр белән кызыксыну кайчан башлана? Әлбәттә, балалар бакчасында.
Бу фикерем 10 нчы балалар бакчасында, рус телле тәрбиячеләр татар телендә спектакль күрсәткәч тагын да ныгыды. Өлеге балалар бакчасында үз эшенең фанаты Минзилә Могыйнова эшли шул. Бу тамашаны да ул уйлап чыгарган һәм оештырган. Шунда тәрбияләнүче балалар белән дә даими спектакльләр куя ул, бу бик зур көч таләп итә торган эш.
- Кайбер гаиләләрдә балаларын гел уңай рольләрдә генә күрәселәре килә. Әле балаларның да ул яки бу рольне өйрәнәсе килми, барсына да тәфсилләп аңлатам. "Әлдермештән Әлмәндәрдәге" Равил ага Шәрәфиефны үрнәк итеп сөйлим,- ди Минзилә ханым.
Аның мәшәкатьләрен театр сәнгатен белгән кеше генә аңлыйдыр. Мәртәбәле режиссерлар да бу турыда гел сөйләп торалар, әле алар махсус белемле артистлар белән эшлиләр, ә монда? Спектакльләрдәге рольләрне, сүзләрен өйрәнү, татар теленә кызыксыну уята. Балалар, үзләре дә сизмәстән, татар теленә кереп китәләр.
Минзилә сеңелемне мин күптәннән беләм , безнең балалар бакчасына спектакльләр белән килә иделәр. Аларның балалары шулхәтле оста итеп, саф татарча сөйләп уйнаганнарына безнекеләр шаккатып карап тора иде.
Бу көннәрдә тагын бер яңалык карап кайттым. Минзилә ханым рус телле тәрбиячеләр белән татарча спектакль куйды. Шунысы куанычлы: алар бик теләп балалар һәм ата- аналар алдында чыгыш ясады. Шушы көннәрдә алар "Теремкәй" әкиятен күрсәтте. Спектакль югары дәрәҗәдә эшләнгән: костюмнары да музыкасы да инновацион алымнар кулланып төзелгән һәм яңгыраш тапкан. Җыр - биюләрне Минзилә Тәүфикъ кызы үзе сәхнәләштергән, сценарийны да үзе язган.
Рольләрне рус телле тәрбиячеләр Г. Артемьева ( тычкан), О. Васильева (куян), В. Анисахарова (бүре), Е . Веневитина (төлке), Е. Гыйрфанова (аю) уйнады. О. Исаева әкиятче булды. Шулхәтле тырышып уйнадылар, балалар берөзлексез кул чабып утырды.
- Әнә безнең тәрбияче, - дип төртеп-төртеп күрсәтәләр.
Музыка белгече Р. Хәлимова әкиятне музыкаль яктан бизәүгә үзеннән өлеш керткән.
- Татарча өйрәнү авыр булмадымы соң, дип сорыйм.
- Авыр, но узыбызга да кызык булды,- ди бер тәрбияче.
- Эшләү бик рәхәт, чөнки мөдиребез Наталья Михайловна Әхмәтшина идея- проектларымны хуплый, ярдәм итә. Нәтиҗәсен күрү эшләргә этәргеч ясый, шуңа да эшкә ашкынып киләм, хезмәттәшләрем дә хәзер мине аңлыйлар, әле менә дулкынсалар да бик әйбәт итеп рольләрен башкардылар. Мин үз нәүбәтемдә аларга рәхмәтлемен, татар теленең әһәмиятен аңлыйлар,- диде ул.
Мин Минзилә Тәүфиковнага тагын да зуррак үрләргә менүен теләп калам, йөзендәге нурын, елмаюын саклап, балаларга да үрнәк булып яшәсен. Менә шундый кешеләр милләтебезне саклый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: