Заман сулышы

Ялгыш адым - гомерлек үкенеч

Мин бу язмамны тормыштагы ыгы-зыгыларны күреп-ишетеп, шундый тәртипсезлекләргә чын йөрәктән борчылып, Нурия ханымның әрнеп, йөрәк серләрен ачкан сүзләрен дә исәпкә алып язарга булдым. «Без Вася белән институтта бер факультетта укыдык. Йортларыбыз янәшә булганга, укырга гел бергә йөрдек. Тора-бара безнең гел бергә йөрүебезгә һәр ике яктан да әти-әниләрнең эчләре поша башлады....

Мин бу язмамны тормыштагы ыгы-зыгыларны күреп-ишетеп, шундый тәртипсезлекләргә чын йөрәктән борчылып, Нурия ханымның әрнеп, йөрәк серләрен ачкан сүзләрен дә исәпкә алып язарга булдым.
«Без Вася белән институтта бер факультетта укыдык. Йортларыбыз янәшә булганга, укырга гел бергә йөрдек. Тора-бара безнең гел бергә йөрүебезгә һәр ике яктан да әти-әниләрнең эчләре поша башлады.
Әни миңа: «Кызым, йөрмә шул малай белән, татар егетләре дә күп бит. Яшең җиткән, үз динебездәге кешегә бүген кияүгә чыгам дисәң дә бер сүзем юк. Ләкин кияүгә чыгу ул курчак уены уйнау түгел, җиде кат үлчә, бер кат кис, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Сак бул, кызым, ялгыш адым ясый күрмә. Кеше бер ялгыш адым ясаса, ул аның үз гомеренә җитә», - дип һәрвакыт әйтә килде.
Яшермим, әнинең бу сүзләре гел туйдырып бетерде, ни әйтсә дә бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты... Кайвакыт ачу килеп: «Әни, ярар инде, мин бала-чага түгел», - ди торган идем. Ә Вася якынайганнан-якыная барды. Аның миңа хөрмәт белән каравы, җылы, назлы сүзләре күңел кылларыма ныграк урала барды. Ул минем сүзләремә беркайчан да каршы килмәде, нинди генә теләкләрем булмасын, үтәргә тырышты. «Укулар тәмамлангач юлларыбыз аерылса, мин ничек яшәрмен, күз алдына да китерә алмыйм», ди торган иде.
Тәнәфестә минем башка егетләр белән сөйләшеп торганымны күрсә, шундук килеп, бер сәбәп табып алып китә башлады. «Минем сине беркемгә дә бирәсем килми, син минем беренче мәхәббәтем», - дип кочаклап үбәргә тотына иде. Тора-бара ул да минем күңелемдә урын алды. Минем дә аның белән тизрәк очрашасым, куенында эреп иркәләнәсем, назлы сүзләрен ешрак ишетәсем килә башлады. Беркөнне ул миннән:
- Син мине яхшы беләсең, мин сине яратам, менә мине син яратасыңмы, белмим. Йә, дөресен генә әйт әле, - диде. Мин, яратам, дип кисеп әйтә алмадым, уен-көлке белән:
- Яратмасам, очрашып йөрер идемме? - дидем. Ул мине куенына кысып:
- Минем моны дәлиллисем, сине үземнеке итәсем, аннан курыкмыйча үземнеке, дип йөрисем килә, - диде.
Бу - минем туган көн иде. Әти-әнисе санаторийда булганлыктан, иптәшләрне җыеп, туган көнне аларда уздырдык...
Шул көннән минем йөрәгемдә гел әрнеп торган яра хасил булды. Ә ул, киресенчә, иркен сулыш алды, үзен иркен тотты. Институтта да гел минем янда гына бөтерелмәде, башка кызлар белән аралашты. Малайлар минем янга килеп бассалар да, Вася аларга да артык игътибар бирми иде инде.
Хәзер мине дә аның минем янга килүе сөендерми, чөнки ул һәрвакыт аулак җирләрне сайлый. Бармасам, мине ташлап, башка кызлар янына китәр, дип куркам. Шулай итеп, элек ул минем колым иде, хәзер мин аның колына әверелдем. Инде адым саен әнинең сүзләре искә төшә. Хәтта мисалын да сөйләп күрсәтте бит ул. Бер эшне эшли башласаң, аны тизрәк эшләп бетереп, нәтиҗәсен күрәсең килә, эшләп бетергәч бер куанасың да, аннан соң ул онытыла, искерә, алда яңалары кызыктыра башлый, ди иде. Озак та үтмәде, әнинең бу сүзләре дә күз алдыма килеп басты.
Беркөнне иптәш кызым: «Беләсеңме, кичә Вася Женяны озата китте», - диде. Бу минутта мине ток суккандай булды. Ниләр генә килмәде башыма. Беренче тапкыр Васяның класстан чыгуын көтеп тордым. Без бергә кайтып киттек. Мин ишеткәннәремне сорадым.
- Әйе, озаттым. Ләкин ни өчен аны озатуымны син бит белмисең. Женя Марат белән йөри. Тик Маратның аның белән араларын өзәсе килә. Шуның өчен Марат мине чакырды.
Мин аларның аралары бозылсын өчен генә озаткан булып йөрим», - дип үзен аклады. Мин кызып киттем.
- Әле сез кызлардан шулай көлеп йөрергә уйлыйсызмы? Мин боларны барсын да Женяга сөйләячәкмен, - дидем.
- Син аны кызганасыңмыни? Ә ул сине бер дә кызганмады. Юкса ул бит белә безнең очрашуыбызны. Синең кызың бар, дип тормады. Маратка үч итеп минем кочагыма керде.
Мин аптырап калдым, ни дияргә дә белмәдем.
- Ә син безнең араны ничек өзәрсең? - дип күзенә карадым. Әмма анда курку да, икеләнү дә күрмәдем.
Бу вакытта миңа гел актан гына күреп йөргән дөньяның кара якларын күрә башлау гаҗәп булды.
- Ә мине алыштырырга берәр егет әзерләдеңме соң? - дип сорадым, күз яшьләремә тыгылып. - Син оятсыз, вөҗдансыз икәнсең, - дип торып йөгердем. Ул, әлбәттә, мине куып тотты.
- Син нәрсә? Мин сине беркемгә дә бирмим һәм андый уй башыма да килгәне юк. Мин бит моны да дуслык хакына гына эшләдем.
- Үзең эшләдең ни, дустыңа ярдәм иттең ни, ул инде барыбер кешене рәнҗетү була, аңлыйсыңмы?
- Юк ышанмыйм, ышанырга да теләмим, мин сине ташларга җыенмыйм, теләсәң бүгеннән өйләнешик.
Көтелмәгән сүзләрдән мин ни дип җавап бирергә белмәдем, дәшмәдем.
Ул бүген үк бу турыда әниләренә әйтергә булып мине озатып куйды.
Ә мин бу турыда әнигә әйтергә уйламадым да, чөнки аның ни әйтәсен алдан ук белә идем. Тик менә әни генә, нидер сизгән кебек, күзләремә карап:
- Кызым, нигә бүген бер дә кәефең юк, ни булды, яшермә, барсын да сөйлә, - диде.
- Менә Вася өйләнешик, дип йөдәтә, тик мин ризалык бирмәдем, - дидем.
- Риза була күрмә, - диде әни, җавабымнан канәгать булып. - Беренчедән, укуыңны бетерәсең бар; икенчедән, үз кешебез түгел; өченчедән, сезнең йөрүегезгә аның да әниләре риза түгел. Очрашабыз, исәнләшми. Шулай булгач, ул йортка ничек барып керергә кирәк.
Икенче көнне Вася да бик күңелсез иде: аның да әти-әнисе риза булмаган. Алай гына да түгел, аңа, өйләнергә уйласаң, башта фатир әзерлә, монда алып кайтасы булма, дигәннәр. Бер-беребезне яратабыз, шул җиткән, ди торган иде Вася. Ә бүген безнең тормыш бөтенләй башка төс алды. Икебез дә уйчанга әйләндек. Күңелләрдә моңсулык, йөрәкләрдә үзен гел сиздереп торган яра. Эчкерсез шатланып көлүләр дә, кайнар сөюләр дә, бер-беребезне сагынып, очрашу мизгелләрен түземсезлек белән көтүләр дә юкка чыкты. Очрашмый торсак борчылам, очрашсак шатланмыйм.
Мин бернигә дә санамаган әнием сүзләре бар да дөрес булып чыкты.
- Кызым, син хәзер гел белмәгән кешеләр белән аралашасың, бар да ят кызлар, ят егетләр. Беркатлы булма, барысына да ышанып бетмә. Алдана күрмә, егетләргә ул хәлләр әллә ни түгел кебек булса, иң авыры хатын-кызга төшә, гомерлек яра булып кала, - ди торган иде ул. Чыннан да, эшләнгән хатаңны кешеләрдән яшерсәң дә, үзеңнән яшереп булмый икән. Ни тырышсаң да һич онытылмый, үкенү газабыннан күздән яшьләр атылып чыгарга гына тора.
Менә шул халәттә без институтның соңгы елына кадәр йөрдек, кабынып та китмәдек, суынып та бетмәдек. Инде диплом алырга гына калды. Ләкин без капчыкта ятмый шул, барыбер тишеп чыга икән, мин үземнең авырга калганымны белдем. Шуның өчен бу айлар минем өчен икеләтә авыр булды. Вася да бик борчылды. Ул һәрвакыт мине юатырга тырышты:
- Син борчылма, өч кенә ай вакыт калды. Дипломнарны алу белән мин сине үзебезгә алып кайтам. Ул вакытта инде әти-әни дә берни әйтә алмас.
Вася сүзендә торды, без шулай эшләдек тә. Безне шатланып каршы алучы да, куып чыгаручы да булмады. Икенче көнне Вася белән әни янына килдек. Икебезне күргәч ул аптырап калды.
- Әни, мин Васяга кияүгә чыгам. Башкача булдыра алмыйм, мин аны яратам. Риза булмасаң, мин башка беркемгә дә кияүгә чыкмаячакмын, - дидем.
Ул кочагымнан чыгып урындыкка утырды:
- Чыкмавың яхшырак булыр иде, - диде елап.
Менә шулай күпме кешене газапка салып без Вася белән яши башладык, тик шатлыгы гына булмады. Балабыз да дөньяга гарип туды. Мин аны корсакта чакта авырлы икәнне кеше күрмәсен дип, кысып бәйләп йөрдем. Бала тугач тормышым тагы да авырайды. Вася бик нык үзгәрде. Ул уйчан гына, күп сөйләшми, үз-үзенә бикләнеп, гел холыксызланып кына йөри башлады.
Беркөнне әти-әни өйдә юкта Вася кайтып керде дә ике кулы белән башын тотып диванга утырды.
- Нәрсә, әллә бик арып кайттыңмы? - дип, мин дә янына барып утырдым. Ул берни дә дәшмәде. - Син үткәннәргә үкенеп йөрисең бугай, - дидем мин күңелемдәген тышка чыгарып.
- Син үкенмисеңме?
- Үкенәм, бик үкенәм, ләкин үткәннәрне кире кайтарып булмый шул.
- Һәм качып та булмый, - дип өстәде Вася ачыргаланып. - Тик мин үземне ул кадәр гаепле санамыйм, монда синең гаебең зур. Беренчедән, син баланы гомерлек инвалид ясадың, икенчедән, мин бит сине көчләмәдем, хатын-кыз буларак сиңа сабыррак булырга кирәк иде, - диде.
Шул көннән тормыш мәхшәргә әйләнде. Вася еш кына салгалап кайта. Миңа бер дә юкка бәйләнеп тавыш чыгара. Әти-әниләре, бердәнбер балабызны юлдан яздырасың, бөтен тавыш синең аркада чыга, балаңны ал да кит, диләр.
Бу сүзләрне күп ишетсәм дә, балам бер яшькә җиткәнче түздем, аннан баламны күтәреп әнием янына кайтып киттем. Вася баланы күрергә кергәләп йөрде. Ләкин бер мәртәбә дә әйдә, кайт, димәде. Ничек кенә авыр булса да, тормыш дәвам итте. Бала үстерү әни җилкәсенә төште. Мин эшкә чыктым.
Вася өйләнде, ләкин балалары булмады. Ул да рәхәт күрмәде, утыз яшеннән йөрәге туктап, якты дөньядан китеп барды. Ә мин шул гарип балам белән картайдым. Әни исән чакта җиңелрәк булган. Үзем генә калгач күргән авырлыкларны язып та, сөйләп аңлатырлык та түгел.
Ярый әле үткәннәре тезелеп, алдагысы күренеп тормый. Егет белән кыз ярәшеп никах укымыйча бер-берсенә тәннәрен күрсәтергә тиеш түгелләр. Әгәр никахсыз якынайсалар, бу зина була. Ул - Аллаһы кушканнарга каршы бару, диләр иде әниләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә мин хәзер төшендем. Ялгыш бер адым аркасында күпме кеше җафа чикте.
Минем хәзерге кызларга әйтәсе килгән сүзем: Кызлар, матур сүзләргә карап алданмагыз! Ачы язмышка дучар булмагыз, сафлыгыгызны саклагыз, ышанычыгызны югалтмагыз!»

Теги: Язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: