Заман сулышы

Язмыш камчысы

Балачак хатирәләре бик ярлы булды Гөлдәниянең. Өч яшендә абыйсы белән әнисеннән ятим калып, ярым-гарип әтисе белән көн күрделәр. Әтиләре кайда тал читәннәре үреп, кайда итек олтанлап, төпсез табак-чиләкләр ямап яшәде. Хәер, авыл халкы үз итте бу гаиләне. Йөрәк әрнеткеч салкыннарда ачлыкта, ялангачлыкта яшәгән гаиләләр күп иде ул елларда. Гомер суы...

Балачак хатирәләре бик ярлы булды Гөлдәниянең. Өч яшендә абыйсы белән әнисеннән ятим калып, ярым-гарип әтисе белән көн күрделәр. Әтиләре кайда тал читәннәре үреп, кайда итек олтанлап, төпсез табак-чиләкләр ямап яшәде. Хәер, авыл халкы үз итте бу гаиләне. Йөрәк әрнеткеч салкыннарда ачлыкта, ялангачлыкта яшәгән гаиләләр күп иде ул елларда.


Гомер суы ага торды. Гөлдәния җиткән кыз булды. Күрше хатыны - авыл советы рәисе Сания апа ярдәме белән сатучы курсларын тәмамлап, авылга эшкә кайтып төште. Авыл уртасында урнашкан ярым җимерек хәлдәге кибеттә сатучы булып эшли башлагач, кыяфәтсез генә сәүдә ноктасы да ничектер җылынып, җанланып китте.
Балачактан ук сатучы булып уйнарга яраткан Гөлдәния ныклап эшкә чумды: бинаның тышын сылап, ап-ак итеп агартып куйды; эчтән бүрәнәләрен кырып юды, мичен акшарлады, киштәләрне рәткә китерде. Кыскасы, кыз бу кибеткә яшьлек сулышы өрде. Кызның уңганлыгын, булганлыгын күреп, егетләр дә кергәли башлады.
Көннәрдән беркөнне район үзәгеннән командировкага килгән шофер егет Самат белән танышты. Озын буйлы, төз гәүдәле, киң күкрәкле, бөдрә кара чәчле егет Гөлдәниянең күңелен яулап та куйды. Райүзәккә товарга да бергә йөрделәр, кичке уенга да бергә чыктылар, аулак өйләрдә дә бергә булдылар.
Озак та көттермичә, Самат кызга тәкъдим ясады. Сабантуйда никахлашырга булдылар. Кыз бу көнне түземсезләнеп көткән иде. Шунлыктан үз бәхетенә ышанып та бетә алмады.
Самат тормышта бик көчле ир-егет булып чыкты. Авылдагы агач эшкәртү комбинатына эшкә урнашты. Тиз арада шыгырдап торган яңа йорт салып керделәр: ихатаны ныгыттылар, мал-туар булдырдылар, кош-корт үрчеттеләр, умарта алдылар. Бер-бер артлы ике кыз, бер ир бала дөньяга килде. Ир белән хатын үз тормышларыннан бик канәгать иделәр. Бәхетләре өчен Ходайга чиксез рәхмәт укыдылар.
Олы кызлары Нурания бик чибәр, чая булып үсте. Мәктәпне дә яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Яшьтән үк бергә укып, дуслашып, соңыннан яратышып йөргән күрше авыл егетенә кияүгә дә чыгып куйды.
Район үзәк хастаханәсенә баргач, Нурания иренә һәм әти-әнисенә шатлыклы хәбәр алып кайтты - ул, ниһаять, үзе дә әни булачак.
Басуларга көзге муллык кергәч, бала тудыру йортына алып киттеләр аны. Дөресрәге, ире белән бергә хастаханәгә күренергә баргач алып калдылар. Баласын тудырырга ике атна вакыт булса да, табиб сүзенә колак салмыйча булдыра алмадылар. Уң як бөер эшчәнлеге бераз начарлана төшеп, кан басымы күтәрелгән. Табибның шикләнүләре расланып, хәлләр тәмам катлауланып китте. Аны реанимациягә күчерделәр. Тик туасы сабыен да, үзен дә коткарып калырга насыйп булмагандыр, күрәсең. Шулай итеп, Гөлдәниянең өлкән кызы Нурания унтугыз яшендә дөнья куйды.
Бала кайгысы бу гаиләне бик нык какшатты. Саматның да йөзе саргаеп, сагышланып калды, чигә чәчләре агарды. Шулай да яшисе бар иде бит әле. Гаиләдә булган тагын бер кызлары һәм кече улларының киләчәге дә алар кулында.
Кызлары Алия дә институтка керде. Имтиханнарын уңышлы тапшырып кайткан көннәре иде. Капка төбендәге яшел чирәмгә комбинатның җиңел машинасы килеп туктады. Алия уктай очып җиңел гәүдәсе белән әтисен каршыларга дип, чыгып йөгерде. Тик машина янында ничектер югалып, куркып калган бригадир абый гына басып тора иде. Урам башыннан ашыгып, сөрлегеп, агарынып тыны кысылган әнисенең атлаганын күргәч, кызның күңеленнән ниндидер шом сызгырып узды. Гаилә башлыгы - Самат урмандагы агачка басылып, дөнья куйды.
Кайгырып та, елап та, җырлап та, тагын биш-алты ел гомер узып китте. Кече кызлары Алия дә кулына диплом алды. Үзе белән бергә институт тәмамлаган Чаллы егете Салаватка кияүгә чыгарга вакыты җитте. Егетнең әти-әниләре бүләкләр алып, Сабантуй вакытында кызның авылына кайтып никах укытырга булдылар. Гөлдәния шәһәрдән кунаклар кайтасы булгач, бөтен өй-кураларын җыештырды, каймакларын, чәк-чәкләрен әзерләде. Никах укытып алыр өчен хәзрәт белән дә киңәшеп, сөйләшеп куйды...
Тик кунаклар гына кайтып җитә алмады. Төнлә яуган көчле яңгыр асфальт юлны бик нык юган була. Каршы якка чыккан йөк машинасына бәрелмәскә тырышып, кияү егете Салават рульне читкә бора, һәм көтмәгәндә җиңел машина күпер астына каплана. Бу коточкыч фаҗигадә берьюлы өч кешенең гомере өзелә.
Инде бу фаҗигаләргә күп еллар узды. Вакыт йөрәк яраларын азрак оныттырды. Гөлдәниянең дә чәчләре агарды, маңгае сырланды. Ярый әле янәшәсендә менә дигән Миләүшәсе бар. Ул күрше авыл кызы - фельдшер, килен булып төшкән көннән бирле медпунктта эшли. Шуңа да, каенанасы Гөлдәнияның хәлен башкалардан яхшырак аңлый. Әниләренең хәле мактанырлык түгел. Казан табиблары башында яман шеш тапты. Көннәре санаулы калганын әйттеләр. Шуңа күрә дә быелгы Сабан туена Миләүшә зур табын әзерләп, барлык туган-тумачаны җыярга булды.
Гөлдәния тәрәзә янындагы урыныннан караңгы төнне күзәтеп ята. Күк йөзендә ай күренми. Әллә калыкмаган, әллә әз генә болытка капланганмы, әмма йолдызлар бихисап. Ятагы кырындагы ачык тәрәзәнең чигүле пәрдәләре тартып куелган. Биткә йомшак кына җылы җил исә. Шушы хәлендә дә ана күңеле тормышыннан канәгать: җылы, нурлы өе бар, яткан урын-җире чиста, пөхтә, өстәлләре сый-нигъмәттән сыгылып тора. Иртәгәсен өй тулы туган-тумача кайтып төшәр. Чү! Саматы җыр көйләгәндәй ишетелгән кебек булды аңа: "Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар..."
Бер айдан, язмышның ачы камчысыннан кыйналып яшәгән Гөлдәниянең җаны мәңгелек йокыга талды.
Теги: хикђя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: