Заман сулышы

Үзәк китапханәдә әдәби кичә

Үзәк китапханәдә үткәрелгән әдәби кичә бөек шагыйребезнең шушы шигъри юллары белән башланып китте. Быел китапны һәм аны дөньяга тудыручы каләм ияләрен зурлый торган - Әдәбият елы бит. Шул уңайдан, китапханәдә көн саен диярлек нинди дә булса чара узып тора. Ә ул көнне - якташ язучыларыбызның 2014 елда дөнья күргән китапларын...

Реклама

Үзәк китапханәдә үткәрелгән әдәби кичә бөек шагыйребезнең шушы шигъри юллары белән башланып китте.


Быел китапны һәм аны дөньяга тудыручы каләм ияләрен зурлый торган - Әдәбият елы бит. Шул уңайдан, китапханәдә көн саен диярлек нинди дә булса чара узып тора. Ә ул көнне - якташ язучыларыбызның 2014 елда дөнья күргән китапларын тәкъдим итү кичәсе узды. Авторлар үзләре дә биредә, укучылар белән очрашуга дулкынланып һәм шатланып килгәннәр. Тамашачылар арасында әдәбият-сәнгать әһелләре шактый иде: рәссамнар Мөдәррис Минһаҗев, Мансур Закиров, композитор һәм музыкантлар Фәйзи Хөснуллин, Каюм Шәрәфов, шагыйрь Таһир Шәмсуаров...
Кичәне алып баручы - китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Розалия Мифтахова килгән кунакларны тәкъдим ителәсе китаплар һәм аларның авторлары белән таныштырды. Китапларның барысы да Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән, авторлар - Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, күптөрле премия лауреатлары, аларның китапларын укучы көтеп алып, аерыла алмыйча укый. Алар Альберт Хәсәновның "Бүре баласы Чатан", Рәмзия Габделхакованың "Нишләттегез Гөлкәйне?!", Наил Шәрифуллинның "Кая бара бу дөнья?" китабы.
Кичәдә әлеге китаплар хакында фикер алышу булды, әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Аларны Зилә Мөдәррисова һәм Зөмәрә Шәрәпова җитәкләгән "Айсылу" балалар театры башкарды. Авторларны тәбрикләп, Әлфия Низамова, Хәят Галиева, Әнвәр Ямалиев иң матур җырларын бүләк итте. Шагыйрь Таһир Шәмсуаров каләмдәшләренә җылы сүзләрен җиткереп, өр-яңа шигырен укыды. Бу көнне әдәбият сөючеләр, чынлап та, бер гүзәл дөньяга чумып утырды.
Очрашуда китап авторлары укучылар белән турыдан-туры аралашты. Алар үзләренең уңыш-шатлыклары, уй-ниятләре белән уртаклашты, укучыларына рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде:
- Китапларыбызны укучы булмаса, язуыбызның шатлыгы, мәгънәсе булмас иде. Безне иҗатка сез рухландырасыз, - диде Рәмзия Габделхакова.
Берничә ел элек Әлмәт каласына күченеп киткән Альберт Хәсәнов Лениногорск шәһәрен, аның кешеләрен сагынып яшәвен әйтте. Үземне һаман сезнең белән хис итәм, диде ул.
Наил Шәрифуллинны халкыбызның битарафлыгы, кыюсызлыгы борчый икән.
- Үз телебездә иркенләп сөйләшергә оялмасак иде. Без бит зур, бөек милләт, - ди ул.
Укучылар да үз фикерләрен җиткерде.
- Якташларыбыз иҗатын күзәтеп барабыз, яратып укыйбыз. Альберт Хәсәновның хайваннар турында хикәяләре балаларда мәрхәмәтлек тәрбияли, табигатькә, һәр җан иясенә сак булырга өйрәтә. Ә Рәмзия Габделхакованың "Соңгы сорау" повесты мине тетрәндерде. Бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турында тирән психологизм белән язылган әсәр ул. Миңа калса, бу аның - иң уңышлы әсәре. Киләчәктә дә сездән шундый көчле, сокланып укырлык роман-повестьлар көтеп калабыз, - диде гомере буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәйрүзә Бәдертдинова.
Даими рәвештә китапханә бусагасын таптаучы Рәис Фатыйхов:
- Мин яңа китаплар белән гел танышып торам. Мондый кызыклы очрашуга эләгүемә мин чиксез шат, - ди. Аның кулында бүген дә өр-яңа китап иде.
Алдан ук оештырылган китап күргәзмәсе һәм сәүдәсе әдәби кичәнең эчтәлеген тагын да баетып, аны чын Китап бәйрәме итте. Бу эчкерсез, җылы очрашу язучыларны язарга, укучыларны укырга тагын бер кат рухландырыр, дип телик.
Зилә ХӘСӘНШИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: