5 май 2016 яңалыклары
-
Татарстанда инвалид балалар өчен ясалган таганнан егылып, 6 яшьлек кыз бала һәлак булган
Бала егылып, башы һәм эчке органнары имгәнгән Казанда таганда атыну нәтиҗәсендә баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 3 нче май көнне көндез, Казанның Химиклар мәдәният сарае янындагы паркта таганда атынганда, 6 яшьлек кыз имгәнә. Киләсе көнгә иртән ул Республика...
-
Лениногорскилылар, бүген төнлә күккә карап теләк теләргә онытмагыз
Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Татарстан халкы йолдызлар яңгырын күзәтә алачак. Бүген төнлә сәгатенә 40ка якын йолдыз атылачак. Әлеге күренешне май азагына кадәр күзәтергә мөмкин. Тик менә йолдызлар яңгыры көннән көн кимүгә барачак. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилы койма урлаган
Яңа Елховой авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Әлеге ир-ат өендә законсыз рәвештә көпшәсе киселгән мылтык саклаган. Экспертиза үткәргәннән соң аның шома көпшәле коралга керүе ачыкланган. Шәһәрдәге котельный территориясеннән берәү 720 килограмм авырлыктагы металл койма урлый. Тик хокук сакчылары кулына эләгә. Аңа...
-
Сыйныфташының күзенә кадаган
Бу хәл мәктәптә була. Чаллы мәктәбе укытучысы әлеге вакыйга булганда башка кабинетта була. Ә инде кире сыйныфка кергәч 8 яшьлек кызның имгәнүенә игътибар итми. Балага мәктәптә шәфкать туташының урында булмавы сәбәпле беренче медицина ярдәме күрсәтелми. Икенче сыйныф баласы дәресләрдән соң гына өенә кайтып китә. Өйдәгеләр ашыгыч медицина ярдәме чакыра. Кызны...
-
Алмагач сарымсак белән дус
Гадәттә, бакчаның күләгәле урыны буш кала. Анда бакчачылар нәрсә дә булса утыртырга шикләнә. Алмагач, слива төбенә, карлыган яки крыжовник куаклары арасына сарымсак утыртудан куркырга кирәкми. Аның башлары ваграк була, әмма буш урын тик ятмый. Петрушка, сельдерей, кинза, бөтнек, любисток, эстрагон, мелисса, тимьян да күләгәле урында үсә ала. Күпьеллык суган да...
-
Искитмәле хәл:31 бармаклы бала туган
Сабыйның кулында 15, ә аягында 16 бармак. Кытайда яңа туган баланың артык бармакларын юк итү өчен 30 мең доллар акча кирәк булачак. Табибларны зур сынау көтә, чөнки баланың зур бармаклары бөтенләй юк икән. http://www.almet-rt.ru
-
Бер фатирда краннан су белән бергә терекөмеш аккан
Чәйнектә вак пыяла калдыклары табылган 4 майда Казанның Авиатөзелеш районында Чапаев урамында урнашкан 17 нче йорттагы фатирларның берсендә, хуҗалар чәйнеккә су тутырганда, краннан су белән бергә терекөмеш шариклары чыгуын күреп алганнар. Кичә 21.25 сәгатьтә бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килгән. Коткаручыларның кизү сменасы...
-
Мәскәүдә 11 яшьлек бала аттракционда эленеп калган
ВДНХда аттракцион сафтан чыккан. Кешеләр утырган "Көймә" 12 метр биеклектә туктап кала. Анда калган яшүсмерләрне төшерү өчен коткаручыларны чакыртырга туры килә. http://intertat.ru
-
Лениногорскилылар «Үлемсез полк» акциясенә кушыла ала
Җиңү бәйрәме көнне "Мәңгелек ут" яныннан Үзән мәйданга чаклы, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын тотып, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар үтәчәк. Катнашырга теләүчеләр Булгаков урамы тирәсенә (элекке Парковая урамы, 7нче мәктәп артында) сәгать 8 дә җыела. Портретларның размерлары:рамканың биеклеге - 43,5 см, киңлеге- 29 см, фотоның биеклеге- 33,5 см, киңлеге...
-
Лениногорскилылар фарфор туйларын билгеләп үтте
ЗАГС бүлегендә Вахыйтов Марат Мәсхүт улы белән Әлфизә Әлфис кызының язылышуларына 20 ел тулу уңаеннан "Фарфор туй"ларын билгеләп үтү тантанасы узды. ЗАГС бүлеге белгечләре тарафыннан юбилярларга күпләгән котлау сүзләре җиткерелде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар шулай ук бу көннең истәлеге итеп, почет кенәгәсендә дә үзләренең имзаларын калдырдылар.
-
8 этаждан бала белән сикергән хатын турында яңа мәгълүматлар билгеле булды
1 май көнне Мәскәүдә 8 этаждан бала белән сикергән хатын бала тапканнан соң сукырайган булган, дип хәбәр итә Лайф. Хатын ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Кулында булган бала авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Танышлары һәм дуслары сузенә караганда, гаилә тату яшәгән, әмма хатын күптән түгел баласын югалткан һәм сукрайган була. Шул...
-
Кояшлы иртәләр сезгә!