7 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
1 гыйнвардан еракка йөри торган поездларда билет бәясе артты
Кире кайтарып булмый торган билетлар 5-20 процентка арзанрак була.
-
Гүзәлем белән Салават Миннеханов гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Җырчы Гүзәлем белән Салават гаиләсендә шатлыклы вакыйга - бәбиләре туган. Бу хакта икесе дә инстаграм битендә хәбәр итәләр.
-
Татарстанга кышкы чатнама суыклар килде
Татарстанда 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә һава температурасы төшә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Синоптиклар юлларда бозлавык саклануыннан кисәтә.
-
Урманнарда чыбык-чабыкны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый торган закон керде
2019 елның 1 гыйнварыннан урманнарда җитдә яткан чыбык-чабыкны бушлай һәм рөхсәтсез җыю мөмкинлеге биргән яңа закон үз көченә керде. Моңа кадәр урманнарда аунап яткан агачларны рөхсәтсез җыярга ярамый, ә рөхсәт алу күп вакыт таләп итә иде.
-
Татарстанда сәдака акчаларын да урлый башлаганнар
Кая барабыз, иптәшләр: Арчада, авылларда да мәчет янындагы ящиклардан сәдака акчаларына кадәр урлый башлаганнар.
-
Җырчы Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгимова Иске Шөгердә булганнар
Татар эстрадасы йолдызлары - Руслан Кираметдинов белән хатыны Ильмира Нәгимова Иске Шөгердә концерт куеп киткәннәр.
-
Мәгариф министрлыгы 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханы үзгәрешләре белән таныштырды
Төп дәүләт аттестациясен уздыруда яңа документлар 2018 елның декабрендә үз көченә керде.