18 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Исерек хәлдә руль артына утырып йөртү хокукыннан мәхрүм калган
34 яшьлек ир кеше дәүләт автоинспекторлары тарафыннан үз автомобиленең руле артында тоткарланган.
-
Медицина хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясаткан һәр кеше өчен 200 сум түләнәчәк
Тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.
-
Студент кызлар футбол беренчелегендә ярышты
Стадион буйлап җитез генә туп тәгәрәтеп чабу, көндәшләрдән үз капкаңны саклау һәм алар капкасына гол тибеп кертү өчен күз иярмәс хәрәкәтләр ясап йөгереүне кызлар булдыра алмый дисезме? Ялгышасыз, нефть техникумы кызлары спортның бу төренә дә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк чикләү чаралары билгеле булды
Татарстанның Министрлар кабинеты коронавирус инфекциясен таралуга каршы тору максатыннан республиканың җәмәгать транспортында пассажирлар өчен чикләү чаралары кертү турында карар кабул итте.
-
Лениногорскида яшәүче кредит рәсмиләштерергә ниятләп мошенниклар капкынына эләккән
32 яшьлек ир кеше кредитка автомобиль сатып алырга планлаштырган, аның хыялын тормышка ашыруда ярдәмгә килергә әзер булган бер банкның интернет сайтына онлайн-гариза калдырган.
-
«Гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертелде
Россия Президентының «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү максатыннан, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
-
33 яшьлек хатын 5 баласы белән янып үлгән
Янгынның сәбәбе янгын-техник экспертиза ярдәмендә ачыклана, әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
-
40 меңнән артык кеше транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан файдаланган
Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнгән.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны беркетмә төземичә штрафка тарта башлыйлар
Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак.
-
Тамак төбен чыныктырыгыз…
Табиб пандемия вакытында иммунитетны ныгытуның яңа ысулын ачты.