Заман сулышы

25 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2012 - 12:57
    Көзге ярминкә
    29 сентябрьдә Үзәк мәйданда, Өлкәннәр көненә багышлап, көзге ярминкә үткәрелә. Сатуда: ит, яшелчә, бал, ашлык, комбиазык һәм башкалар булачак. Башлана сәгать 9.00 да Рәхим итегез!
    489
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 12:55
    Футбол уйный егетләр
    Шөгердә район мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучы егетләр арасында футбол буенча ярыш узды. Урыннар каршы як капкага күпме туп кертүгә карап билгеләнде. I урында мәйдан хуҗалары - шөгерлеләр булса, II һәм III урында - Зеленая Роща белән Тимәш урта мәктәбе укучылары. Алар Мәгариф идарәсенең медальләре һәм Мактау грамоталары, җиңүче команда өстәмә...
    429
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 12:51
    Тормыш иминлеге айлыгы
    "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" кысаларында Сарабиккол мәктәбендә төрле чаралар уздырылган. Укучылар полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре, шулай ук авылның фельдшеры Гүзәлия Галимова белән очрашкан. Моннан тыш, мәктәптә оешкан төстә эвакуация дә үткәрелгән. Соңыннан һәр сыйныфта тормыш иминлегенә багышланган викторина һәм ярышлар оештырылган.
    541
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 12:50
    Яшь педагоглар фикер алышты
    11 нче гимназиядә мәгариф учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче яшь педагогларның методик берләшмәсе утырышы узды. Алар 2012-2013 уку елына план белән танышты. Йошкар-Олага "Яшь педагоглар" Бөтенроссия форумына делегат буларак барган Миләүшә Глухова үз тәэсир-кичерешләре белән уртаклашып, чыгыш ясады. Соңыннан методик берләшмәгә яңа җитәкче һәм активлар...
    401
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 12:48
    Безнекеләр җиңүче
    Республиканың балалар китапханәсе оештырган "Татарстан - тату гаиләбез" балалар иҗаты конкурсында безнең район китапханәләре дә катнашты. Г.Тукай исемендәге китапханәнең даими укучысы Артем Грачев 13-14 яшьлекләр арасында "Фотосурәт" номинациясендә - II урын, Урмышлы авылы китапханәсе укучысы Эльвина Курамшина 5-7 яшьлекләр арасында "Рәсем" номинациясендә III урын алды.
    417
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 12:40
    Эш бар ул
    Мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен ярминкә оештырылды. Эш эзләүчеләргә шәһәребезнең ундүртләп оешма-предприятиесе 128 вакансия тәкъдим итте. Бүгенге көндә предприятиеләр пешерүче, токарь, слесарь, автобус йөртүче, электр белән эретеп ябыштыручыларга кытлык кичерә икән. Ярминкәдә хатын-кызларга юрист-консультант, офис-менеджер, медицина хезмәткәре, котельный операторы булып урнашу мөмкинлеге тудырылган иде.
    406
    0
    0
  • 25 сентябрь 2012 - 06:35
    Йөгердек
    Ел саен үткәрелүче көзге кросста быел бездә 3 мең ярымнан артыграк кеше катнашты. Көне искиткеч матур иде. Боз сарае тирәсе, "яшьлек" стадионы халык белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, мәктәпләрнең VI - XI сыйныф укучылары, студентлар, төрле предприятие һәм оешма коллективлары түземлек белән стартбирелүен көтте. Нәтиҗәләр ниндирәк соң? Мәктәпләр буенча,...
    405
    0
    0
Реклама