Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Йөгердек

Ел саен үткәрелүче көзге кросста быел бездә 3 мең ярымнан артыграк кеше катнашты. Көне искиткеч матур иде. Боз сарае тирәсе, "яшьлек" стадионы халык белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, мәктәпләрнең VI - XI сыйныф укучылары, студентлар, төрле предприятие һәм оешма коллективлары түземлек белән стартбирелүен көтте. Нәтиҗәләр ниндирәк соң? Мәктәпләр буенча,...

Ел саен үткәрелүче көзге кросста быел бездә 3 мең ярымнан артыграк кеше катнашты.

Көне искиткеч матур иде. Боз сарае тирәсе, "яшьлек" стадионы халык белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, мәктәпләрнең VI - XI сыйныф укучылары, студентлар, төрле предприятие һәм оешма коллективлары түземлек белән стартбирелүен көтте. Нәтиҗәләр ниндирәк соң?
Мәктәпләр буенча, ул болайрак булды: I урынны - 10 нчы мәктәп, 12 нче лицей яулады. Шәхси зачетта кызлар да, егетләр дә бер-берсеннән калышмаска, лаеклы урын алырга тырышты. VI-VII сыйныфлар арасында I урын - Никита Пискунов ( 10 нчы мәктәп) һәм Софья Ивановага (12 нче лицей) бирелсә, VIII - IX сыйныфлар арасында I урынга - Инна Зотова (5 нче мәктәп), Захар Пономарев (7 нче мәктәп), Алсу Габдрахманова (12 нче лицей), Иван Занков (6 нчы мәктәп) лаек булды.
Уку йортлары арасында, I урын - политехник колледжга бирелсә, II урын - нефть техникумы һәм III урын - КНИТУ-КАИ командасында. Шәхси зачетта уку йортларыннан егетләр дә, кызлар да бик теләп катнашты. Кызлар арасында I урынны Виктория Кәримова КНИТУ-КАИ алса, егетләр арасыннан I урынга Валерий Шестериков (нефть техникумы) ия булды. Предприятиеләр арасында иң җитез һәм спортка мөкиббән булганнарын атап китмичә булмый. Болар - Людмила Палкина белән Гөлнара Летунова ("ЛениногорскРемСервис"), Зөлфия Кандаурова ("Контакт-С"), Вера Звягинцева («Лениногорскгаз»). Ир-атлар арасында Сергей Чернов ("Лениногорскнефть»), Марат Әхмәтов («ТМС-групп»), Дмитрий Качанов («ЛУТР»), Рамил Кәримовка («Лениногорскгаз») тиңнәр табылмады.
Команда зачетында предприятиеләр арасында I урын - "Лениногорскнефть" идарәсендә булса, II урынны - "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте һәм III урынны "Лениногорскгаз" идарәсе алды.
Милләтләр кроссы Лениногорскида спорт сөюче халык яшәвен тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс