«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль минем әтием Фәрит Камил улы Мөхәммәтҗановка бик туры килә.
Әтием уңган-булган, тырыш кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Урманчы булып эшләүче әтием урман белән бәйле барлык эшләрне дә яратып башкара: себерке бәйли, агач кисә, урман чыгара, чыбык-чабыклардан арындыра, нарат, каен бөресе,...