Заман сулышы

Лениногорск урманчысы

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль минем әтием Фәрит Камил улы Мөхәммәтҗановка бик туры килә. Әтием уңган-булган, тырыш кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Урманчы булып эшләүче әтием урман белән бәйле барлык эшләрне дә яратып башкара: себерке бәйли, агач кисә, урман чыгара, чыбык-чабыклардан арындыра, нарат, каен бөресе,...

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль минем әтием Фәрит Камил улы Мөхәммәтҗановка бик туры килә.


Әтием уңган-булган, тырыш кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Урманчы булып эшләүче әтием урман белән бәйле барлык эшләрне дә яратып башкара: себерке бәйли, агач кисә, урман чыгара, чыбык-чабыклардан арындыра, нарат, каен бөресе, имән чикләвеге, дару үләннәре җыя, бура бурый, печән чаба, җыя, кайтара, киртә, көрәк саплыклары кисә, утын әзерли. Юл буйларында куе булып үсеп утырган каен, нарат посадкалары да әтиемнең хезмәт җимеше. Аларның иң беренче утыртылганнары инде егерме яшьлек егет-кызлардай сылу, төз һәм зифа. Чөнки әтием урманчы булып егерме икенче ел эшли. Бабам Камил, аның әтисе Галим бабай да урманчы булганнар. Камил бабамның кордондагы йортын, алма бакчасын сагынам.
Машина-трактор, гомумән, бөтен төрле техника: йорт җиһазлары: үтүк, чәйнек, кер юу, тегү машиналары, тузан суырткыч, суыткыч, телевизор, магнитофон, хуҗалыкта кирәкле башка җайланмалар: мотопычкы, мотоблок һәм башкалар белән дә "дус" безнең әти. Берәр җире ватылса, «ә» дигәнче майлап-җайлап куя. Өр-яңа сулыш өргән кебек була аларга. Аяк-өс киемнәренең, сумка-букчаларның берәр җире сафтан чыкса да, әтиебез ремонтлап бирә.
Бал кортларының тормыш-яшәешен, бал алуның бөтен нечкәлекләрен дә белә безнең әти. Мине ауга, балык тотарга алып баргалый. Куян бәлеше, кыздырылган балыкларны бөтен гаиләбез белән яратабыз. Әти табигатьтәге үзгәрешләрне бик тиз тоя, халкыбызның төрле сынамышларын гамәлдә куллана белә. Шуңа күрәдер, эшләре гел уңай бара аның.
Мин әти белән чабынып мунча керергә яратам. Хуш исле үзебез бәйләгән мәтрүшкәле каен себеркесе белән кат-кат чабынгач, йомшак карга сикерәбез. Бал белән гөлҗимешле, бөтнекле чәй дә эчеп җибәрсәң, бөтен сырхаулар чигенә.
Яшьрәк чакта әтием Сабантуйда ат чабышы, милли көрәштә җиңүче булган. Ул откан савыт-саба җыелмалары, келәмнәр әле дә өебезне бизи. Эшендә дә гел мактала әти. Лениногорск, Әлмәт урман хуҗалыклары, Әлмәт районы хакимияте башлыгы Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән ул.
Әти белгән барлык һөнәрләрне санап та, исәпләп тә бетерерлек түгел. Ул ипләп-җайлап кына безне дә өйрәтә. Әлбәттә, мин дә әтием кебек уңган, тырыш, җитмеш төрле һөнәр иясе булырга телим.
Ир-егет турында фикер йөрткәндә, аның агач утыртуын, йорт җиткерүен, уллар үстерүен исәпкә алалар. Кырык ике яшьлек әтием меңләгән агач утырткан, йортлар салган, ике улы - мин һәм энем Айгиз үсеп киләбез. Әтием - минем канатым, терәгем һәм горурлыгым.
Күрсәң - исең китәрлек
Минем әти - урманчы,
Миңа да ошый урман.
Андамы анда дөньяның
Бөтен кызыгы тулган!
Җанварлар, агач, үләннәр,
Гөмбә, жиләк,чикләвек...
Кошлар сайрый, мүкләр үсә -
Күрсәң исең китәрлек!
Беркөн шулай әти белән
Урманнан кайткан чакта,
Юл өстендә бөгәрләнеп,
Кап-кара елан ята!
Чыбыркы диеп уйладым,
Аркандыр диеп белдем.
Алданганымны белгәч,
Курыктым шундый - үлдем!
Әтигә сиздермәдем -
Шүрләгәнне белмәсен.
Улым батыр, дисен әле,
Еланга да тимәсен.
Айгиз МӨХӘММӘТҖАНОВ, Куакбаш мәктәбенең III сыйныф укучысы
Теги: лесник
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: