Заман сулышы

25 апрель 2013 яңалыклары

  • 25 апрель 2013 - 11:44
    Лениногорскида янгынга каршы режим игълан ителде
    Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада, шул исәптән Лениногорск районында янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы арта. Граҗданнарга ул - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә чаклы, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр булачак....
    466
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:34
    Лениногорскида кыр эшләре бара
    Табигать шартлары әлегә игенче-механизаторларга теләктәшлек иткәндә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Әлеге эшләр ничек барганын күзаллау өчен, берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә без дә булып кайттык. Хуҗалыкларда йөргәндә язның һәр көнен, сәгатен бушка уздырмаучыларны күрергә була. Шундыйлар рәтендә "Маркс" җәмгыяте дә бар. "Чәчүне никадәр иртәрәк башкарып чыксаң, шулкадәр яхшырак бит",...
    483
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:29
    Лениногорскида төнге атыш
    23 апрельдә төнге берләр тирәсендә ведомстводан тыш сак хезмәтенең патруль машинасына аталар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Хезмәткәрләр тоткарланучыга беркетмә төзергә дип, эчке эшләр бүлегенә кереп киткән була. Шулвакыт полиция каршындагы Агадуллин урамы, 19нчы йорттан патруль машинасына ата башлыйлар. Оператив - тикшерү эшләре үткәрелеп, исерек хәлдәге өч...
    403
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:24
    Лениногорскида тагын бер кибет янды
    23 апрельдә иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә диспетчер пультына "Эра" кибетендә янгын чыгу турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут шактый өлешне чолгап алган була. Беренчел сәбәбе - электрүткәргечләрнең төзек булмавы. Тикшерү эше дәвам итә.
    513
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:20
    Лениногорскилылар, каеннарны елатмыйк
    "Кеше тарафыннан җәрәхәтләнгән каеннарны күреп йөрәк әрни", - ди районыбызның табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Динмөхәммәтов. Соңгы арада урманга рейд оештыруны тагын да ешайтканнар. Чөнки яз, халык ял итәргә табигатькә чыга, һәм әлбәттә инде әлеге сәяхәт гел яхшы гына тәмамланмый. Мәсәлән, 23-24 апрель көннәрендә Ивановка авылы янындагы урманга...
    527
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:17
    Иң яшь модель Лениногорскида яши
    Казанда "Татарстанның кечкенә принцессалары - 2013" фестивале төгәлләнде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 28 кыз финалга узган булган. Бәйгедә катнашкан 10 яшьлек лениногорскилы Алсу Бадыйкова берьюлы ике номинациядә җиңү яулаган һәм "Татарстанның иң яшь моделе" исеменә лаек дип табылган. Ул Болгариядә узачак "Дөньяның иң яшь моделе - 2013" конкурсында катнашу мөмкинлегенә...
    440
    0
    0
Реклама