Авылларда мәш килеп печән әзерлиләр. Чыгышы да яхшы күренә, диләр. Ә исе соң, исе...
Авылдагылар печән өсте бер вакыт икәнен белеп, бөтен көчне шуңа юнәлтә. Быел һава торышы да теләктәшлек итә. Дөрес, яңгыр яву комачауламас иде. Югыйсә, игеннәр сусызлыктан тилмергәндәй утыра. Районыбыз кырларын йөреп кайтып, моны үз күзләрем белән күрдем....