Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында печән җыялар

Авылларда мәш килеп печән әзерлиләр. Чыгышы да яхшы күренә, диләр. Ә исе соң, исе... Авылдагылар печән өсте бер вакыт икәнен белеп, бөтен көчне шуңа юнәлтә. Быел һава торышы да теләктәшлек итә. Дөрес, яңгыр яву комачауламас иде. Югыйсә, игеннәр сусызлыктан тилмергәндәй утыра. Районыбыз кырларын йөреп кайтып, моны үз күзләрем белән күрдем....

Авылларда мәш килеп печән әзерлиләр. Чыгышы да яхшы күренә, диләр. Ә исе соң, исе...
Авылдагылар печән өсте бер вакыт икәнен белеп, бөтен көчне шуңа юнәлтә. Быел һава торышы да теләктәшлек итә. Дөрес, яңгыр яву комачауламас иде. Югыйсә, игеннәр сусызлыктан тилмергәндәй утыра. Районыбыз кырларын йөреп кайтып, моны үз күзләрем белән күрдем.
Хуҗалыкларның кайберсе башта печән генә әзерләсә, федотовкалылар икесендә дә - печән һәм сенаж әзерләүдә эшли. "Ленин" хуҗалыгында күпьеллык үләннәр 401 гектар мәйданда чәчелгән. Алар матур гына үсеп чыккан, хәзер менә уңышын җыяр вакыт. Әнә, имәнлек кырында чабылган печәнне пресс-җыйгыч белән төргәкләүдә Геннадий Семенов эшли. "Бер атналап печәндә", ди ул. "Яхшы чыгамы соң?" дим. "Әйе, яхшы", ди. Хәер, 20 ел хуҗалыкта эшләгән хезмәтчән буларак, моннан яхшырак, яисә киресенчә, начаррак булган елны күргәне бар.
Бүгенге көндә "Ленин" предприятиесе 205 тонна печән әзерләгән. Бер сыерга уртача 680 килограмм туры килә. Әлегә кадәр федотовкалыларның сынатканнары юк. Шундый кызу көннәрдә, маңгай тирен түгеп, эшләгән барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печђн

2
X