Заман сулышы

5 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2013 - 10:03
    Лениногорск ветераннарына торак
    Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче өч дистәдән артык ветеран, ике чернобыльче һәм алты ятим бәхетле мизгелләр кичерде - аларга өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Тантанада муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, сугыш һәм тыл ветераннары, аларның тол калган хатыннары, балалары, башка кунаклар катнашты. Добролюбов урамы, 8 «А» һәм 8 «Б» адресы...
    403
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:01
    Мәктәпләрдә “Экстремизмга – юк” дәресе
    Берничә ел элек телебезгә терроризм, экстремизм дигән куркыныч сүзләр килеп керде. Хәзер олылар гына түгел, һәрбер бала алар эченә нинди мәгънә яшеренгәнен белә. Республиканың терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Президент Рөстәм Миңнеханов раслаган айлык кысаларында Татарстанның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк" темасына дәресләр узды. Урмышлы мәктәбендә әлеге тема буенча ачык...
    913
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 09:56
    Сугышлы укытучысы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән
    Сугышлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Әскәр кызы ТӘХАВОВА республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, дип язылган анда. Сиринә Әскәровнаның укучылары район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда призлы урын алып килә. Киләчәктә уңышлар телибез аңа.
    493
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 09:54
    Хокук сакчысы өчен йорт төзелә
    Түбән Чыршылы участок инспекторы өчен йорт төзелә башлады. Ул аның яшәү һәм эш урыны булачак. Йорт Советская урамында «ЛИС» төзелеш фирмасы тарафыннан төзелә. Быелның ноябрь аена тәмамларга җыеналар.
    449
    0
    0
Реклама