Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветераннарына торак

Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче өч дистәдән артык ветеран, ике чернобыльче һәм алты ятим бәхетле мизгелләр кичерде - аларга өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Тантанада муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, сугыш һәм тыл ветераннары, аларның тол калган хатыннары, балалары, башка кунаклар катнашты. Добролюбов урамы, 8 «А» һәм 8 «Б» адресы...

Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче өч дистәдән артык ветеран, ике чернобыльче һәм алты ятим бәхетле мизгелләр кичерде - аларга өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
Тантанада муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, сугыш һәм тыл ветераннары, аларның тол калган хатыннары, балалары, башка кунаклар катнашты.
Добролюбов урамы, 8 «А» һәм 8 «Б» адресы буенча урнашкан өчәр катлы бу йортларны "ЛИС" һәм «Сарет» төзелеш оешмалары төзегән.
- Бу матур йортлар кыска вакыт эчендә салынды. Төзүчеләр барлык көчләрен куеп эшләде. Әлеге фатирларда сау-сәламәт булып, озын гомер итәргә язсын, - диде җәмгыять җитәкчеләре.
Булачак хуҗалар тантанага туганнары, якыннары белән килгән. Араларында Яңа Иштирәктән Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Бәдриҗамал Вафа кызы Хәмзина да бар иде. Әлеге фатирны ул зур шатлык буларак кабул итте.
- Сугыш еллары бик авыр иде. Кырда ашлык уру, ындыр табагында эшләүләрнең авырлыгын үзебез генә беләбез. Хәзер, Аллага шөкер, дөньялар тыныч, муллыкта яшибез. Без күргәннәрне башка берәүгә дә күрергә язмасын, күк йөзе һәрчак аяз, күңелләр тыныч булсын. Менә, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, миңа да фатир бирделәр. Минем өчен зур бүләк булды ул. Игътибарлары өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм, иминлек, саулык телим, - диде ул.
Барлык уңайлыклары булган әлеге фатирны Бәдриҗамал апа ике ел көткән. Шуңа да озакка сузмыйча, яңа куышына күченеп, быелгы кышны биредә каршы алырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев