Заман сулышы

12 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 12 сентябрь 2013 - 12:03
    Вакытлыча Әлмәт – Иске Шөгер юлы ябыла
    Әлмәт - Иске Шөгер юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, октябрь ахырына кадәр ул ябык булачак, дип хәбр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Димәк, машина йөртүчеләргә әлеге юлны сайлаудан тыелып торырга кирәк булачак. Юлның әлеге участогын Әлмәт әйләнү юлы аша үтәргә, яисә Казан -Оренбург трассасын сайлап узарга...
    372
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:36
    Рәссам Мөдәррис Минһаҗевка “Татарстан Республикасының халык рәссамы” исеме бирелде
    Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Лениногорск рәссамы Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевка "Татарстан Республикасының халык рәссамы" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге исемгә ул милли рухтагы күпьеллык иҗади хезмәтендә татар халкы тарихын, халыкның көнкүрешен, фольклорларын тирән чагылдырганы өчен лаек булган. Котлыйбыз!
    409
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:26
    Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләре 12 сентябрьгә 41 тоннадан артык сөт савып алган
    Район буенча 12 сентябрь көненә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 41 тоннадан артык сөт савып алган, бер сыерга уртача 10,7 килограмм туры килә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Ганиев И.М." фермерлык хуҗалыгында бер сөтлебикәдән сөт алуны 20 килограммга кадәр җиткергәннәр. Бу райондагы - иң зур күрсәткеч. Икенче урында - "Хәбибуллин Ф.З."...
    350
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:23
    Урмышлы пайчылары өлешле булды
    "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгы һәм "Сатурн-Урал" җәмгыяте пайчыларына ашлык өләште. Һәрбер пайчы икешәр центнер, гомуми күләме 300 центнер тәшкил иткән ашлык алды. Пайчылар рәхмәтле булып, шатланып алып киттеләр. Бу хакта Урмышлы авыл җирлеге порталында хәбәр ителә.
    405
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:20
    Хуҗалар телевизор караганда талап чыккан
    Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге бер фатирны баскан каракны тоткарлаган. ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, беркайда да эшләмәүче лениногорскилы ишекләрен бикләмичә, телевизор карап утыручы хуҗаларның өс киемнәрен урлап кача. Матди зыян - 17 мең сум. Хуҗалар бу турыда полициягә хәбәр итә. Карак ерак китә алмаган, полиция хезмәткәрләре аны шул кичтә...
    358
    0
    0
Реклама