Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләре 12 сентябрьгә 41 тоннадан артык сөт савып алган

Район буенча 12 сентябрь көненә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 41 тоннадан артык сөт савып алган, бер сыерга уртача 10,7 килограмм туры килә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Ганиев И.М." фермерлык хуҗалыгында бер сөтлебикәдән сөт алуны 20 килограммга кадәр җиткергәннәр. Бу райондагы - иң зур күрсәткеч. Икенче урында - "Хәбибуллин Ф.З."...

Район буенча 12 сентябрь көненә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 41 тоннадан артык сөт савып алган, бер сыерга уртача 10,7 килограмм туры килә.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Ганиев И.М." фермерлык хуҗалыгында бер сөтлебикәдән сөт алуны 20 килограммга кадәр җиткергәннәр. Бу райондагы - иң зур күрсәткеч. Икенче урында - "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгы. Таблицада "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте үзе генә күрсәтелгән һәм бер сыердан савып алынган сөт күләме дә уртача бирелгән. Ә бүлекчәләрендә, мәсәлән, Иске Иштирәктә 12,9 кг, Сережкинода 11,8 килограмм тәшкил итә.
Бу көнне вак фермерлык хуҗалыклары да сөт буенча үзләреннән өлеш керткәннәр. Алар бер сыердан 10,9 кг сөт алса, тулаем сөт күләме 1050 килограммга җиткән.
Әлегә сыерлар җәйге көтүлекләрдә. Яшел, сусыл азык җитәрлек кебек. Ә менә фураж мәсьәләсе белән ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 12 сентябрь көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
"Ганиев И.М" фермер хуҗалыгы 20,0 9,8 1600
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 15,8 15,6 2761
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 15,2 15,3 2500
"Зеленогорский" бүлекчәсе 13,2 10,9 2250
"Лениногорская"агрофирмасы" 11,3 12,7 17 635
"Восходящая Заря" җәмгыяте 10,6 7,6 2327
"Йолдыз" җәмгыяте 10,4 10,1 1041
"Ленин" 8,8 9,4 2650
"Чулпан" 8,5 8,2 1525
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 7,7 5,0 2567
"Маркс" 7,3 8,4 2370
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 7,0 7,3 862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт