Заман сулышы

21 февраль 2014 яңалыклары

  • 21 февраль 2014 - 11:13
    Район башлыгы Лениногорск ир-егетләрен котлый
    Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык ир-егетләргә бәйрәм котлавын җиткерә, анда мондый юллар бар: «Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз җиңү өчен, гомерләрен аямыйча, сугыш кырларында көрәшкән, армияне корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көн-төн заводларда тир түккән. Армия сафларында хезмәт итүче яшь солдатлар да бүген хөрмәткә лаек. Улларын намуслы,...
    357
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 09:20
    Лениногорскида Ш.Бикчурин премиясен алу өчен конкурс игълан ителде
    Татар һәм башка халыкларның мәдәниятен, телен, публицистикасын үстерү максатыннан, Лениногорск шәһәре һәм районында Ш.Бикчурин исемендәге премияне алу өчен конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Конкурс биш өлкә буенча үтәчәк: проза, поэзия, публицистика, сәнгать, мәдәният. Катнашу өчен заявкалар Тукай исемендәге Үзәк китапханә, шушы елның 26 мартына кадәр кабул ителә....
    413
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 04:14
    Лениногорскида халык җыеннары тәмамланды
    Шәһәрдә халык җыеннары тәмамланып, район башлыгы Рәгать Хөсәнов катнашында йомгаклау киңәшмәсе үтте. Җыен барышында халыктан барлыгы 170 сорау кабул ителгән. Күпчелеген урамнарны, ишегалларын, тротуарларны кардан чистарту, көнкүреш калдыкларын чыгару алып тора. Моннан тыш, халыкны шәһәр мунчасына бәя, урамнардагы яктылык, юл мәсьәләсе, хастаханәләрдәге чиратлар да борчый. Рәгать Хөсәенов, җыен вакытында хәл...
    723
    0
    0
Реклама