Район башлыгы Лениногорск ир-егетләрен котлый
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык ир-егетләргә бәйрәм котлавын җиткерә, анда мондый юллар бар:
«Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз җиңү өчен, гомерләрен аямыйча, сугыш кырларында көрәшкән, армияне корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көн-төн заводларда тир түккән. Армия сафларында хезмәт итүче яшь солдатлар да бүген хөрмәткә лаек. Улларын намуслы,...
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык ир-егетләргә бәйрәм котлавын җиткерә, анда мондый юллар бар:
«Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз җиңү өчен, гомерләрен аямыйча, сугыш кырларында көрәшкән, армияне корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көн-төн заводларда тир түккән. Армия сафларында хезмәт итүче яшь солдатлар да бүген хөрмәткә лаек. Улларын намуслы, Ватаныбызны батырларча саклаучы, илебезнең җаваплы гражданнары итеп тәрбияләгән аналарга аерым рәхмәт. Барлык ир-атларны бәйрәм белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет һәм шатлык телим».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз