Заман сулышы

26 февраль 2014 яңалыклары

  • 26 февраль 2014 - 13:00
    Лениногорск муниципаль районы сессиясе үтте
    Лениногорск муниципаль районы Советы сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, депутатлар катнашты. 2013 елга нәтиҗә ясап, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның социаль-икътисадый үсешен уңай, дип бәяләде. Үткән ел районда хезмәт базарында тотрыклыкка ирешелгән, эшсезлек кимегән. Районның социаль-икътисадый үсешендә...
    436
    0
    0
  • 26 февраль 2014 - 05:53
    259 лениногорскилы юл йөрү кагыйдәсен бозган
    Үткән атнада эчке эшләр бүлегенә төрле характердагы 251 гариза килде, дип хәбәр итә бүлекнең матбугат хезмәте. 125 кеше административ җаваплылыкка тартылган, тән җәрәхәте алу белән бәйле 1 юл-транспорт һәлакәте булган. 259 машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган, җидесе исерек хәлдә "эләккән".
    442
    0
    0
  • 26 февраль 2014 - 05:49
    Яшь лениногорскилылар күп төр ярышта катнашты
    Тимәштә район мәктәбе укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төр ярыш узды. Егетләр ату, турникта тартылу, автомат җыеп сүтү буенча көч сынашты. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Илназ Гарипов (Шөгер), X-XI арасында Айдар Фасыйхов (Иске Иштирәк), турникта тартылу буенча Булат Җиһаншин (Иске Иштирәк), Раил Хәйретдинов (Иске Иштирәк), автомат җыеп...
    514
    0
    0
  • 26 февраль 2014 - 05:35
    Лениногорскиның фольклор коллективлары бәйрәм үткәрде
    Мәдәният сараенда "Эрзянка" мордва һәм "Шура-хуран" чуаш халык фольклор коллективлары 25 еллык иҗат бәйрәмен үткәрде. Аларны котларга Казаннан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Константин Яковлев килгән иде. Юбилярларны Әлмәт һәм безнең шәһәр, район вокаль ансамбльләре дә тәбрикләп, җыр-моң бүләк итте. Аларга мактау грамоталары тапшырылды....
    564
    0
    0
Реклама