Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск муниципаль районы сессиясе үтте

Лениногорск муниципаль районы Советы сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, депутатлар катнашты. 2013 елга нәтиҗә ясап, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның социаль-икътисадый үсешен уңай, дип бәяләде. Үткән ел районда хезмәт базарында тотрыклыкка ирешелгән, эшсезлек кимегән. Районның социаль-икътисадый үсешендә...

Лениногорск муниципаль районы Советы сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, депутатлар катнашты.
2013 елга нәтиҗә ясап, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның социаль-икътисадый үсешен уңай, дип бәяләде. Үткән ел районда хезмәт базарында тотрыклыкка ирешелгән, эшсезлек кимегән.
Районның социаль-икътисадый үсешендә промышленность предприятиеләренең өлеше зур, нефть табу күләме сакланган. Авыл хуҗалыгына килгәндә, әлеге предприятиеләр җитештергән продукция шәһәр һәм район халкын тулысынча тәэмин итәргә ярдәм иткән. Шул ук вакытта район авыл хуҗалыгының кайбер өлкәләре аерым игътибар сорый. Мәсәлән, сөт җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда шактый кимегән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, лениногорскилыларның алда торган эшләре күп һәм киңкырлы, тик моның өчен барлык мөмкинлекне генә тупларга кирәк.
Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов:
- Сез молодцы, күп эшләгәнсез, эш нәтиҗәләрегез дә яхшы. Ләкин потенциалларыгыз да җитәрлек. Аларны дөрес файдаланып, төп күрсәткечләр буенча республика муниципаль районнары арасында беренче унлыкка керү мөмкинлегегез зур", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия