Урмышлы авылында яшәүче Локмановлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Әлеге тантана шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә үтеп, бәйрәм төсе алган. Ирле-хатынлы Локмановлар 26 ел бергә яши, күп еллар мәдәният йортында эшлиләр. Авылдашларына алар күркәм эшләре, игелекле гамәлләре белән билгеле.