Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида яшәүче хезмәт ветераны Мөсәвәрә Садыйковага – 90 яшь

Бу көннәрдә шәһәрдәшебез Мөсәвәрә Садыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хезмәт ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлау кабул итте. Аллага шөкер, үз аягында йөри, барысын да хәтерли. Үзе Чирмешән районы Туймәт авылында туган ул. Тик гомеренең алтмыш елы безнең шәһәрдә үтә. Шәһәрнең төзелгән генә вакытларын бик яхшылап хәтерли....

Бу көннәрдә шәһәрдәшебез Мөсәвәрә Садыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хезмәт ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлау кабул итте.


Аллага шөкер, үз аягында йөри, барысын да хәтерли. Үзе Чирмешән районы Туймәт авылында туган ул. Тик гомеренең алтмыш елы безнең шәһәрдә үтә. Шәһәрнең төзелгән генә вакытларын бик яхшылап хәтерли. Ул вакыттагы һәм хәзерге шәһәр җир белән күк арасы кебек, ди. Бу якның кешеләрен дә яраткан: бик итагатьле, мөлаем халык яши, ди. Шәһәргә килүгә ул «Союзпечать»кә эшкә урнаша, бераз вакыттан соң «Саклык банкы» кассасында эшли һәм лаеклы ялга да шуннан чыга.
Тормыш авырлыкларын күп күрә Мөсәвәрә әби. Сугыш башланганда 17 яшен әле яңа гына тутырган кызга, башка яшьтәшләре кебек үк күп эшләргә туры килә. Сугыш елларында колхозда, кырда утауда һәм башка авыр эштә катнаша.
- Авыр хезмәттән курыкмадык. Бары җиңү өчен, илебездә тынычлык булса иде, дип янып эшләдек. Миңа биргән озын гомер - Ходай бүләгедер ул. Оныкларымның үсүен күрдем, инде оныкчыкларым да ундүртәү, - ди әби.
90 яшен тутырган әби газетлар укый, колагы бераз начаррак ишетсә дә, телевизордан ил-көн хәбәрләре белән танышып, яңалыкларны карап бара. Әбинең ягымлы карашы һәм яхшы хәтеренә муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова та соклануын яшермәде.
Ветеранны олы юбилее белән котларга балалары һәм оныклары җыелган, бәйрәм хөрмәтенә табын әзерләгәннәр. Бүгенге көндә Мөсәвәрә әби төпчек кызы Гөлсинә белән кияве Миңнулла тәрбиясендә көн күрә. Калган балалары да һәрвакыт кунакка килеп, хәлләрен белешеп тора.
Мөсәвәрә әбинең 90 яшенә Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. Гөлфирә Рафикова котлау хатын, чәчәк бәйләме белән бүләкне тапшырып, аңа исәнлек-саулык һәм тыныч картлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей