Заман сулышы

21 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2014 - 11:45
    Тимәш укытучысы Энҗе Әшрапова юбилеен билгеләп үтә
    Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, аны тәмамлаганчы, бала белән һәрчак аның укытучысы атлый. Беренче укытучы бала тормышында зур урын алып тора. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Безнең хезмәттәшебез, дустыбыз, башлангыч сыйныф укытучысы - Энҗе Тәбрис кызы Әшрапова да инде...
    483
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 11:30
    Татарстанның 10 меңнән артык укучысы сынау рәвешендәге йомгаклау иншасын язды
    20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән иде. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язды. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514...
    444
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 10:18
    Лениногорск Балалар Думасы активистлары “Алый парус” та булды
    20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Балалар думасы активистлары "Алый парус" үзәгендә булды. Алар балалар белән төрле уеннар үткәрде, аралашты, җырлады, биеде.
    469
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 09:33
    Татарстанда бер ир-ат спирт эченә төшеп үлгән
    Фаҗига "Аромат" заводында була. Казанда 70 яшьлек җыештыручы карт төнлә биеклеге 3,5 метр булган техник спирт цистернасы өстенә менә һәм эчкә егылып төшеп, башы белән бәрелә. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ул цистерналарны бушатырга ярдәм иткән. Ир алган җәрәхәтләрдән соң урында вафат була, дип яза "Әлмәт таңнары" газеты Интертат.руга сылтама белән.
    413
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 07:42
    Лениногорск ЗАГС бүлегендә хокукый ярдәм күрсәтелде
    Опека һәм попечительлек бүлеге әйдәп баручы белгече Наталья Горбачева белән берлектә, балалар хокуклары, бала - ата-ана мөнәсәбәтләре буенча юридик консультация үткәрелде. Бу көнне ярдәм сорап, тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
    486
    0
    0
Реклама