Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш укытучысы Энҗе Әшрапова юбилеен билгеләп үтә

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, аны тәмамлаганчы, бала белән һәрчак аның укытучысы атлый. Беренче укытучы бала тормышында зур урын алып тора. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Безнең хезмәттәшебез, дустыбыз, башлангыч сыйныф укытучысы - Энҗе Тәбрис кызы Әшрапова да инде...

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, аны тәмамлаганчы, бала белән һәрчак аның укытучысы атлый. Беренче укытучы бала тормышында зур урын алып тора. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Безнең хезмәттәшебез, дустыбыз, башлангыч сыйныф укытучысы - Энҗе Тәбрис кызы Әшрапова да инде 33 ел гомерен әлеге мактаулы хезмәткә багышлый.


Ул безнең коллективтагы эзләнүчән, иң оста, иң тәҗрибәле педагогларның берсе. Тынгысыз, үз-үзенә таләпчән әлеге укытучы турында бик күп мактау сүзләре әйтеп була.
Энҗе Тәбрис кызы Тимәш урта мәктәбендә 25 елдан артык башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Укучылар аның өчен һәрчак иң якын кешеләр булды. Бөтен гомерен, назын ул аларга бирде. Шуңадыр, аны укучылары әллә кайдан ук күреп: "Энҗе Тәбрисовна", дип каршына йөгереп килеп, кочаклап алалар. Кадер-хөрмәт чагылышы бит бу. Андый чакта җанга ничек рәхәт булуны укытучы үзе генә белә!
Кирәк вакытта без - яшь укытучыларга да, ярдәм кулын сузарга әзер. Акыллы киңәшләрен дә биреп тора. Шуңа да аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Тырышып эшләү, кешеләргә ярдәм итү аның тормыш максаты. Бәлки, шуңадыр да инде 4 елга якын ул мәктәпнең профсоюз оешмасын да җитәкли.
Эштә генә түгел, гаиләдә дә Энҗе апа - үрнәк хатын, әни, әби. Ире Рәшит белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә дә аларның ныклы таянычлары булып торалар.
Шушы көннәрдә аңа 55 яшь тула. Шул уңайдан хезмәттәшебезне юбилее белән котлыйбыз!
Энҗе! Күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы сәламәтлек,кайгы-хәсрәтсез мул тормыш юллыйбыз. Хезмәт юлыгызда уңышлар, гаилә иминлеге һәм балаларыгыз, туганнарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп,шатланып яшәвегезне телибез.
Тимәш мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев