Заман сулышы

25 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 25 ноябрь 2014 - 12:22
    Лениногорскилылар кар яуганын көтә
    Соңгы елларда һава торышын аңлап булмый әле. Менә быел көз бик озын булды. Октябрьдә дә сентябрь аенда гына күреп була торган кояшлы көннәргә кинәндек. Менә инде ноябрь ахыры җитте, ә без күптән көткән кар юк. Җир кешесе, авыл халкы өчен шунысы борчу тудыра да. Җитмәсә, атна башыннан кинәт кенә суытып...
    534
    0
    0
  • 25 ноябрь 2014 - 10:51
    Татарстанда бәйрәм көннәрендә ял итмәячәкләр
    Монда сүз Татарстан күләмендә генә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр хакында бара. Шушы көннәрдә Министрлар Кабинеты әлеге норманы кертергә сорап Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу сорауны 26 ноябрьдә булачак киләсе утырышта карарга тиешләр. Белешмә өчен: Татарстанда федераль күләмдәге 14 бәйрәм көне бар. Тагын 4 өстәмә ял көне каралган: Республика көне...
    682
    0
    0
  • 25 ноябрь 2014 - 10:34
    “Татнефть”нең Директорлар советында
    Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, дип хәбәр итә, «Татар-информ» сайты. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте, һәм анда компаниянең быел 10 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015...
    976
    0
    0
  • 25 ноябрь 2014 - 08:53
    Лениногорскиның бер йортында фатир янган
    25 ноябрьдә төнге сәгать икедә Заварыкин урамындагы бер йорт фатирында янгын чыга, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Дүртенче катта урнашкан бер бүлмәле фатирда чыккан янгынның мәйданы 18 квадрат метр тәшкил итә. Аны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. Хәзерге вакытта сәбәбен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
    574
    0
    0
  • 25 ноябрь 2014 - 06:18
    Римзил Вәлиев "Татмедиа" генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнде
    Бүген "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте коллективына яңа кешене тәкъдим иттеләр. Дөресрәге, иске яңа кешене. Римзил Вәлиев "Татмедиа" генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу турыда "Татмедиа"ныкы булган"События" сайты яза. Римзил Салихович медиахолдингның филиалларын кураторлык итәчәк. Шулай ук район басма матбугатларының сайтларын яхшырту өстендә эшләр дип көтелә. Моңарчы "Татмедиа" генераль директоры киңәшчесе...
    626
    0
    0
Реклама