Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар кар яуганын көтә

Соңгы елларда һава торышын аңлап булмый әле. Менә быел көз бик озын булды. Октябрьдә дә сентябрь аенда гына күреп була торган кояшлы көннәргә кинәндек. Менә инде ноябрь ахыры җитте, ә без күптән көткән кар юк. Җир кешесе, авыл халкы өчен шунысы борчу тудыра да. Җитмәсә, атна башыннан кинәт кенә суытып...

Соңгы елларда һава торышын аңлап булмый әле.


Менә быел көз бик озын булды. Октябрьдә дә сентябрь аенда гына күреп була торган кояшлы көннәргә кинәндек. Менә инде ноябрь ахыры җитте, ә без күптән көткән кар юк. Җир кешесе, авыл халкы өчен шунысы борчу тудыра да. Җитмәсә, атна башыннан кинәт кенә суытып та җибәрде.
Синоптиклар фаразына караганда, якын көннәрдә карны күрергә дә юк. Һава температурасына килгәндә, чәршәмбедән соң көннәр -9°, -8°, -6° градус тирәсендә тирбәлә. карсыз, салкын һава торышы уҗымнарга зыян китерергә мөмкин. Безнең районда барлыгы 11 мең ярым гектар мәйданда уҗымнар чәчелгән. авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, культураның төренә карап, салкынга чыдамлылыгы да төрлечә. Мәсәлән, уҗым бодаеның тамыры ята торган җир температурасы 18 градус салкын булса, ул өшергә мөмкин. Ә уҗым арышы 20 градус салкынга да чыдый икән. "Кар юрганы бик тә кирәк, башта ныклап кар ятсын иде",- ди белгечләр.
Чөнки бер сантиметр тирәнлегендәге кар туфракка 2 градус җылылык бирә икән. ә хәзерге вакытта кырларда бер-ике сантиметр чамасы гына кар катламы бар. шулай ук уҗымнарның чыдамлыгы һава торышына гына бәйле түгел, технологияләрне төгәл үтәп чәчелгән булса,ягъни ашлама белән, сорты да роль уйный, уҗымнар исән-сау калырга мөмкин, шул ук вакытта хуҗалык җимтәкчеләре дә тыныч күңел белән кышны уздыра ала.
Кайберәүләр хәзердән үк: "Быел Яңа елны карсыз гына каршылыйбыз", дияргә тотынды. Аңа кадәр бер ай вакыт бар бит, табигать алай ук мәрхәмәтсез булмас. Мондый һава торышына Юлтимердә яшәүче сугыш ветераны, озак еллар агроном булып эшләгән Миңнебай ага Хәбиров та аптыраган.
- Мондый һава торышы булганын хәтерләмим. Элек ноябрьнең унике-унбишләре тирәсендә чана чигеп йөрдек, чана юлы төшкән була иде. менә дүшәмбе иртән 22 градус салкын иде. җирнең карсыз нык туңуы бик зыянлы, ул ярыла. Яз көне исә, эрегән сулар җиргә сеңми. Бәрәңге базына да суык төшә күрмәсен дип шөбһәләнәм,- дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода в лениногорске

2
X