Заман сулышы

12 декабрь 2014 яңалыклары

  • 12 декабрь 2014 - 11:10
    Яңа елга бизәү бәйгесе игълан ителде
    Район башлыгы вазифаларын башкаручының карары нигезендә, предприятие, оешмалар арасында Яңа елга бизәү бәйгесе игълан ителде. Ул "Иң яхшы бизәлгән ишегалды", "Иң яхшы бизәлгән авыл җирлеге", "Иң яхшы бизәлеш" номинацияләре буенча бара. Йомгак 25 декабрьдә ясалачак.
    417
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 11:06
    Лениногорскида 373 укучы инша язды
    3 декабрьдә Россия мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына кертү ролен үтәүче инша язды. Лениногорскида әлеге сынауны 373 чыгарылыш үтте. Аларның 372 - быелгы чыгарылыш, берсе үткән елныкы. Иншаны "зачет", "зачет түгел" дип бәяләделәр. Бездә 3 чыгарылышка зачет куелмады. Аларга тагын бер мөмкинлек февраль - май айларында бирелә.
    414
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 10:42
    Лениногорскилыларга юлга чыкмаска киңәш итәләр
    Мөмкинлек булса, юлга чыкмый торырга киңәш итә республиканың ЮХИДИ идарәсе. Бу - күп районнарда бозлы яңгыр яву белән бәйле. Бүген Лаеш районында "ВАЗ-2014" автомобиле йөртүчесе машина белән идарә итә алмыйча, каршы полосага килеп чыга. Каршы килүче автобус аның белән бәрелешмәс өчен, юл кырыена оча, автобуста 30 пассажир була. Хәзерге вакытта...
    371
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 10:06
    Татарстанда кешегә ташланган дөяне корбанга чалганнар
    Дөя фермасына экскурсиягә барган 51 яшьлек Ирина Царевская өчен фаҗигале тәмамланган. Ул инде җиденче ай дәвалана. Ирина ханымга 10 май көнне Вулкан исемле дөя ташланган. Аны хастаханәгә сынган җилкә сөяге, тешләүдән калган җәрәхәтләр белән китергәннәр. Хәзерге вакытта Царевская ферма җитәкчесен, миллион сумнан артык компенсация таләп итеп, судка биргән. Дөяләрнең хуҗалары...
    357
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 09:25
    Безнекеләр - кулланучы хокукын яклау олимпиадасы җиңүчеләре арасында
    «Кулланучы хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчеләрен арасында безнекеләр дә бар: Булатова Гөлдания - 7 нче мәктәп укучысы Белкина Ирина - 4 нче мәктәп укучысы Закирова Аида - 4 нче мәктәп укучысы Аларны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге начальнигы М.И. Михеева сәламләде, җиңүләре белән котлады.
    422
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 07:54
    Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне
    Конституция - Россия хокук системасының нигезе. Ул башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген ачып бирә. РФ Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән. Конституция көчле юридик көчкә ия. Ун ел дәвамында бу көне ял көне иде, 2004 елдан бу дата тарихи дата итеп билгеләнде.
    475
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 05:42
    Лениногорскида шугалак ясыйлар
    Шәһәрлеләр өчен төп яңалык: быел беренче тапкыр «Яшьлек» стадионында балалар һәм өлкәннәр өчен, спонсорлар ярдәме белән, ачык шугалак пәйда булачак. Хәзерге вакытта биредә кызу эш кайный, декабрь уртасында беренче шуарга килүчеләрне кабул итә башлар, дип исәплиләр.
    477
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 05:32
    Лениногорскилылар Яңа елга әзерләнә
    Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Ә сез аның якынлашканын тоясызмы? Шәһәр, авыллар бизәлә Бәйрәм кәефе булыр өчен шәһәр дә, авыллар да бәйрәмчә бизәлгән булырга тиеш, диярсез. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов дүшәмбе планеркасында: - Яңа елга әзерлек эшен тизләтергә кирәк. Урамнар гына түгел, бөтен...
    395
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 05:23
    Лениногорскилылар билгесез солдат турында
    Быел беренче тапкыр 3 декабрь - Билгесез солдат көне - тарихи дата итеп кертелде. 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат кабере Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакырылышындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызалар һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Әлеге истәлекле датаны...
    574
    0
    0
Реклама