Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар Яңа елга әзерләнә

Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Ә сез аның якынлашканын тоясызмы? Шәһәр, авыллар бизәлә Бәйрәм кәефе булыр өчен шәһәр дә, авыллар да бәйрәмчә бизәлгән булырга тиеш, диярсез. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов дүшәмбе планеркасында: - Яңа елга әзерлек эшен тизләтергә кирәк. Урамнар гына түгел, бөтен...

Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Ә сез аның якынлашканын тоясызмы?


Шәһәр, авыллар бизәлә
Бәйрәм кәефе булыр өчен шәһәр дә, авыллар да бәйрәмчә бизәлгән булырга тиеш, диярсез.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов дүшәмбе планеркасында:
- Яңа елга әзерлек эшен тизләтергә кирәк. Урамнар гына түгел, бөтен предприятие-учреждение, кибет тирәләре бәйрәмчә төсмер алырга, аларның тышкы яклары төсле утлар белән бизәлгән булырга тиеш, - дип җаваплы кешеләргә тагын бер кат искәртте.
Шәһәребезнең Үзәк мәйданында чыршы урнаштырылган инде.
- Ул урманныкы түгел, ә шәһәребезнең шәхси секторында үскән. Аны 40 ел элек Клавдия Вологодская (үткән ел мәрхүмә булган) утырткан булган. Ул бик калын, артык биек булып үскән. Көчле җил вакытында газ торбасына аву, электр чыбыкларын өзү куркынычы булганга, оныгы Наталья әбисе утырткан чыршыны Үзәк мәйданга кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, ә без моңа биш куллап ризалыштык, - диде башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев.
Чыннан да, калын кәүсәле, куе ботаклы, күркәләре бихисап күп булуы белән аеруча матур ул.
Бала-чагаларга шуар өчен таучык та китереп куйганнар. Сыннар ясау өчен кар тутырылган әрҗәләр, боздан киселгән кирпечләр дә пәйда булган. Электрчылар төрле төстәге утлар сузу, җайлау белән мәшгуль.
Үзәк Чыршы, әлбәттә, «Юбилейный» паркында булачак. Чыршы урнаштырылган, хәзерге вакытта аңа гирляндалар элү эше бара.
Анда Кыш бабай һәм Кар кызы, зодиак билгеләре һәм төрле әкият геройларының сыннары ясалачак. Балаларга атыныр өчен даганнар урнаштырылачак, шуарга тау булачак. Шулай ук кечкенәләр өчен ачык шугалак та ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яћа ел