Заман сулышы

21 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2015 - 13:00
    Лениногорскида хатыннар пычак күтәрә
    Шушы көннәрдә Яңа ел алдыннан кылынган җинаять эшенә "нокта куелды". Хәл болай була: 30 декабрьдә төш вакыты тирәсендә бер хатын-кыз Садриев урамында икенче бер хатын-кызга пычак белән кадый. Хәзерге вакытта җинаять кылучы тоткарланган, хөкем көтә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат үзәге.
    568
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 12:14
    Лениногорскида авария
    Бүген иртә белән Горький һәм Тукай урамнары кисешкән чатта юл һәлакәте булды. "Mitsubishi Outlander" автомобилендә иярчен юлда хәрәкәт итүче хатын-кыз "Нива" автомобиленә үтеп китәргә юл бирми. Нәтиҗәдә, алар, ике машинага да зур зыян салып, бәрелешә.
    1237
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 11:13
    Лениногорскилылар фестивальдән җиңү белән кайтты
    Яр Чаллы шәһәрендә узган "Чишмәләр җырлый" исемле республика иҗат фестиваленнән 11 нче гимназиянең "Сәйлән" төркеме I дәрәҗәдәге диплом белән кайтты. Җитәкчеләре Фәридә Әхмәтшина һәм Рошания Хәсәншина. Шушы ук гимназия укучысы Наилә Вильданова Казан шәһәрендә узган балалар һәм яшүсмерләрнең Идел буе «Tatarstan.ru» эстрада бәйгесендә катнашып, 3 урынны яулап кайтты. Укучыларга иҗат...
    548
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 10:46
    Шәһәр юбилейларга әзерләнә
    Шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть"нең - 70 еллык юбилейларына әзерләнү буенча район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә оештыру комиссиясе утырышы узды. Шәһәрлеләрнең күз алдында юбилей уңаеннан зур эшләр башкарыла. 2 нче мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Ул республика һәм "Татнефть"нең финанс ярдәме белән сафка басачак. Быелның 1 сентябрендә ул укучыларны кабул итәр дип...
    599
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 08:17
    Лениногорскига салкын һава торышы килә
    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә. 22 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава көтелә. Температура көндез -12 -16, төнлә -16 -20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана. 23 гыйнвар көнне аяз көн...
    519
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 07:58
    “Урман янгыннан курка” рәсем конкурсы игълан ителгән
    Регионара җәмәгать оешмасы "Табигатьне саклау союзы" "Урман янгыннан курка" рәсем конкурсы игълан иткән. 12 гыйнвардан 12 февраль аралыгында мәктәп туры үткәрелә, дип хәбәр ителә район мәктәпләре сайтында.
    595
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 07:28
    Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә Замбия егете Алан белән очрашу
    20 гыйнвар көнне шәһәребезнең 6 нчы мәктәп укучылары Санкт-Петербург университетының 4 нче курсында укучы Замбия шәһәреннән килгән Алан белән очрашты, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Укучылар Аланга инглис телендә сораулар бирде. Аның гаиләсе, ул яшәгән илнең традицияләре, аның нәрсә белән мавыгуын сорады. Киләчәк карьерасы турында кызыксынды.
    575
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 06:19
    Банкларда кредит проценты арткан
    Доллар, еврога бәйләнешле рубльнең кыйммәте төшкәнгә, банклар бирә торган кредитларның проценты да шактый югары үрмәләгән. Банклар тәкъдим итүче кредитлар турында белер өчен, өч эре банкның интернеттагы рәсми сайтына күз салдым. Кредитларның төре күп булып, шартлары да төрле булганга, халык арасында иң популяры - кулланучы кредитына тукталдым. "Сбербанк"та кредит ставкасы 19,5тән...
    558
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 06:03
    Лениногорскида “тычкан чире” йокламый
    Ел башланырга өлгермәде, бездә ВИЧ-инфекцияле бер очрак теркәлгән инде. Бу турыда республика буенча кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе сайты хәбәр итә. Андагы мәгълүматтан күренгәнчә, 26 декабрь - 15 гыйнвар аралыгында Лениногорскида "тычкан чире" эләктергән 20 авыру теркәлгән. Чагыштыру өчен: Казанда - 21, Чаллыда - 23, Мамадышта - 12.
    594
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 05:59
    “Заман сулышы”на язылсагыз февральдән киләчәк
    Почта бүлекчәләрендә "Заман сулышы"на язылу дәвам итә. Туган-тумача, якыннарыгыз язылырга онытканмын дип, борчыламы? Аңлатыгыз: 25 гыйнварга кадәр почтага мөрәҗәгать итсәләр, газет 1 февральдән килә башлаячак. Биш айга язылу бәясе - 350 сум.
    638
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 05:46
    Лениногорскиның социаль яклау бүлегендә яңа җитәкче
    Лениногорск социаль яклау бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул элек «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшләгән Миләүшә Сәлим кызы Сарыймова.
    597
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 05:44
    Мәскәү - Бөгелмә яңа рейсы ачылды
    2 февральдә «РусЛайн» авиакомпаниясе Мәскәү - Бөгелмә яңа юнәлешен ача. «Домодедово» аэропортыннан очышлар, шимбәдән кала, һәр көнне гамәлгә куела. Пассажирлар 50 кеше сыешлы, барлык уңайлыклар тудырылган "Bombardier CRJ100/200" Канада самолетларында оча. Яңа рейс Россия башкаласы белән Татарстанның көньяк-көнчыгышын тоташтырачак. Билетлар барлык авиакассаларда, шулай ук авиа хезмәт күрсәтүче сайтында сатыла. http://tat.tatar-inform.ru/
    637
    0
    0
Реклама