2 февральдә «РусЛайн» авиакомпаниясе Мәскәү - Бөгелмә яңа юнәлешен ача. «Домодедово» аэропортыннан очышлар, шимбәдән кала, һәр көнне гамәлгә куела. Пассажирлар 50 кеше сыешлы, барлык уңайлыклар тудырылган "Bombardier CRJ100/200" Канада самолетларында оча. Яңа рейс Россия башкаласы белән Татарстанның көньяк-көнчыгышын тоташтырачак. Билетлар барлык авиакассаларда, шулай ук авиа хезмәт күрсәтүче сайтында сатыла. http://tat.tatar-inform.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз