Заман сулышы

18 июнь 2015 яңалыклары

  • 18 июнь 2015 - 12:30
    "Заман сулышы"ннан файдалы тәкъдим. Катнашыгыз!!! Сюрпризлар да булачак!
    1 июльдә "Заман сулышы" газеты 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан, без күп кенә кызыклы чаралар, бәйгеләр игълан итәргә җыенабыз, бүләкләр, сюрпризлар да булачак. Ә хәзер беренчесе белән танышыгыз Шарты түбәндәгечә: 22 - 26 июнь аралыгында «Заман сулышы» газетына редакциягә килеп язылырга һәм 100 сумыгызны янга калдырырга мөмкин. Үзләре килүчеләргә...
    556
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 06:48
    Югары Чыршылыда авыл көне үтте
    Югары Чыршылы авылы үзенең 291 еллыгын билгеләп узды. Ул Сабантуй рәвешендә уеннар, милли көрәш белән үтте. Бу көнне авыл тарихының сәхифәләрен барлаганнар, шуннан чыккан данлыклы кешеләр искә алынган. Ә авылның нигезе мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддингә барып тоташа. Бәйрәмгә Казан, Әлмәт якларыннан кунаклар килгән. Халык концерт карап, ял итеп киткән.
    489
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 06:41
    Сенаж базын тутырсаң - 5 мең сум премия (+ фотолар)
    Печәннең сыйфаты мал азыгын кайчан әзерләүгә бәйле, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Шуны аңлап, мал азыгын әзерләүне оешкан төстә алып баручы хуҗалыклар бар. "Сатурн-Урал" (Сарабиккол) җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Бүгенге көнгә (18 июнь) аларның 135 тонна әзер печәннәре, 840 тонна сенажлары бар. Җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина әйтүенчә, ныклы әзерлек...
    728
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 05:09
    Бүген Рамазан ае башланды
    Кичә кич мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укылды. Бүген, 18 июнь көнне барча мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Беренче көнендә сәхәр 00.53 сәгатьтә тәмамланырга тиеш, авыз ачу вакыты - 20.09 сәгатьтә. Тәравих намазы 21.39 сәгатьтә башлана.
    588
    0
    0
Реклама