23 июнь 2015 яңалыклары
-
Казанда гарасат
Көне буе кыздыру үз "нәтиҗәсен" бирде - Казанда кичкә таба гарасат башланды, дип хәбәр итә «Интертат" агентлыгы. Кичке сәгать 4 тулып килгәндә, Казанда көчле җил, яңгыр ява. Мондый хәлдә урамда калмавың хәерле - урамнардан ташу ага, яңгыр туктарга да уйламый. Эшләр шулай дәвам итсә, моның ни дәрәҗәдә зыян китерүен сөйлиселәр...
-
Лениногорскида йорт һәм сарай янган
Дүшәмбе көнне Шөгердә сарай, Иске Шөгердә йорт янды, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Андрей Галилеев. Янгын аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган, хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Инспекторлар электр җиһазларының төгәл эшләвен контрольдә тотарга, мич җиһазлары белән сак булырга, чүп-чар яндырмаска - янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген...
-
Лениногорскиның “Нечкәбил”е кем?
"Нечкәбил-2015" республика конкурсында безнең шәһәрдән Екатерина Шукова катнашачак. Шушы көннәрдә аның сайлап алу туры башланды. Екатерина эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәтендә эшли, өч бала әнисе. Ул гаиләсе белән әлеге конкурс кысаларында узачак бәйгеләрдә катнашырга җыена. Аның нәтиҗәләре буенча ярымфиналга узучылар билгеләнәчәк. Ул 6 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Шуковлар гаиләсенә уңышлар...