Заман сулышы

27 июль 2015 яңалыклары

  • 27 июль 2015 - 13:45
    Урланган алтыннар табылган
    Лениногорскида яшәүче берәү Ленинград урамында урнашкан бер йорт фатирының компьютер өстәленнән 37 мең сумга якын алтын эшләнмәләр урлаган. Бәхеткә, аларны шәһәребезнең бер ломбардыннан табып алганнар. Билгеле булганча, аларны әле күптән түгел генә төрмәдән азат ителгән ир-ат урлаган булып чыга. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    495
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 13:02
    Лениногорск сыер савучысы “Бәкер”дә ял итәчәк
    Күптән түгел Питрәчтә сыер саву операторлары арасында узган ярышта "Лениногорская" агрофирмасы сыер савучысы Дания Гарифуллина да катнашты. Призлы урын алмаса да, республика сыер савучылары арасында уртадарак тора ул. Барлык катнашучыларга грамота һәм мультиварка тапшырганнар. Дания ханым - өч бала әнисе дә, шулай ук районыбызның иң уңган сыер савучысы, шуларны истә...
    813
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:41
    Лениногорск бүген һәм 45 ел элек (фотолар)
    Беренче фото 1970 елда "Яшьлек" стадионында төшерелгән, авторы Кәниф Хәкимов. Икенче-өченче фотоларда стадион тирәсе бүген, шау-гөр килеп тора ул, бөтенләй үзгәреп шәһәр юбилеен каршы алырга әзерләнә.
    1163
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:28
    Лениногорскида ЗАГС ачылган көнне язылышучы парларга квартир бүләк итәчәкләрме?
    Монысы да лениногорскилылар арасында таралган имеш-мимеш кенә булып чыкты. Бүген Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ул көнне язылучыларга квартир да, машина да бүләк итәргә җыенмыйбыз, дип белдерде. Искәртеп үтәбез юбилей уңаеннан төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлар 21, 22 августта ачылачак. ЗАГС ачылган көнне язылышырга район һәм шәһәрдән егермеләп пар теләк белдергән.
    1309
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:26
    Лениногорскида базар бәяләре
    Помидор - 65-75-80 сум Кыяр - 30-35 сум Суган - 35-40 сум Кишер - 50-55 сум Яңа бәрәңге (5 л чиләк) Краснодарныкы -140 сум, Келәүленеке - 200 сум Болгар борычы - 40-60 сум Баклажан - 35-40 сум Черешня (төче чия) - 180-220 сум Абрикос - 160-200 сум Чия (5л чиләк)...
    1629
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:18
    Берәү фатирында киндер үстергән
    "Мәк-2015" операциясе барышында хокук сагындагы хезмәткәрләр киндер үсә торган фатирга тап булган. Әлеге үсемлек ээлек хөкем ителгәне булган 37 яшьлек бер ирнең фатирында табылган. Хәтта бүлмәгә керү юлын шкаф сымак итеп яшерергә дә маташкан ул. Әйтүенчә, киндерне үзе өчен үстергән, орлыгын интернеттагы белдерү аша тапкан, ә уңышын ике тапкыр җыеп...
    724
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 08:38
    “Заман сулышы”ннан фасоль маринадлау рецепты
    Кирәк булачак: 300г. фасоль 3 кружка су 2 аш кашыгы 6 процентлы уксус 20 мл. чистартылган (рафинированный) май 5 сарымсак теше Лавр яфрагы, тоз, кара вакланган борыч, балны тәменчә кушабыз. Кәстрүлдә суны кайнатабыз, шуңа май, бал, уксус, тоз, борыч, лавр яфрагын кушабыз. Тагын 3 минут кайнатабыз. Шуннан соң фасольне салып,...
    770
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 07:29
    1 августта Казан Сабан туе Каенлыкта уздырыла
    1 августка билгеләнгән башкала Сабан туен Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Милли бәйрәмне шушы вакытка күчерү, Сабан туен Дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтү өчен эшләнелде. Сабан туе 11:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар театральләштерелгән тамаша, татар эстрадасы йолдызлары һәм бию коллективлары концерты, төрле уеннар, 200ләп батырны үзенә җыйган көрәш ярышы кунакларының күңеленә...
    519
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 07:20
    Лениногорскиның “Юбилейный” лагеренда хәрби-патриотик җыен үтте
    Лениногорск районы балалар лагерьларында тормыш гөрли, балалар вакытларын күңелле, уен-көлке белән, файдалы итеп тә үткәрә. Мәсәлән, "Юбилейный" лагеренда ике көн рәттән хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган җыен үтте. Балаларның барысы да бик теләп катнашты. http://len-journal.ru/
    1191
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 07:02
    Лениногорскилылар стритбол турнирында катнашты
    Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә стритбол буенча турнир үтте. Лениногорск спортсменнары да призлы урыннар яулады. Нәрсә соң ул стритбол? Стритбол - урамда уйнала торган баскетбол уены. Мондый баскетболдан нәрсәсе белән аерыла, уенчылар саны 4әү генә һәм уен кырының кечерәк булуы белән. 1997 елгы һәм аннан да олыраклар арасында II урынны "BCL-2"...
    358
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 06:35
    Тәмәке саткан өчен штраф түләүгә тартылган
    Лениногорскиның Шашин урамында урнашкан бер киоскта тәмәке сату очрагы теркәлгән. Шул киосктан ерак түгел генә 8 нче мәктәп урнашкан. Закон буенча, тәмәке сату урыны 100 метр ераклыкта булырга тиеш. Шулай итеп, киоск хуҗасы, административ хокук бозу сәбәпле, 39 мең штраф түләргә мәҗбүр.
    838
    0
    0
Реклама