Заман сулышы

Берәү фатирында киндер үстергән

"Мәк-2015" операциясе барышында хокук сагындагы хезмәткәрләр киндер үсә торган фатирга тап булган. Әлеге үсемлек ээлек хөкем ителгәне булган 37 яшьлек бер ирнең фатирында табылган. Хәтта бүлмәгә керү юлын шкаф сымак итеп яшерергә дә маташкан ул. Әйтүенчә, киндерне үзе өчен үстергән, орлыгын интернеттагы белдерү аша тапкан, ә уңышын ике тапкыр җыеп...

"Мәк-2015" операциясе барышында хокук сагындагы хезмәткәрләр киндер үсә торган фатирга тап булган.
Әлеге үсемлек ээлек хөкем ителгәне булган 37 яшьлек бер ирнең фатирында табылган. Хәтта бүлмәгә керү юлын шкаф сымак итеп яшерергә дә маташкан ул. Әйтүенчә, киндерне үзе өчен үстергән, орлыгын интернеттагы белдерү аша тапкан, ә уңышын ике тапкыр җыеп алырга җыенып йөргән.
Шулай итеп, 15 куак киндер, тамыры белән 16 сабак юк ителгән, үсемлек игү кирәк-ярагы тартып алганнар.
Тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылган.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: киндер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: