Заман сулышы

31 июль 2015 яңалыклары

  • 31 июль 2015 - 17:50
    Лениногорскилылар кайчан бәйрәм итәчәк?
    Бәйрәм чаралары 22 августта узачак. Бу көнне юбилей уңаеннан төзелгән, төзекләндерелгән барлык объектлар ачыла, бәйрәм чаралары, концерт "Яшьлек"стадионында узачак. Салют була. Кайсы артистлар килүе әлегә төгәл билгеле түгел, алар Мәскәүдән дә, Казаннан да булачак.
    897
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 12:36
    Бурычлары өчен үгезләреннән колак каккан
    Суд приставлары аның 19 үгезенә арест салган. Әлмәт районында яшәүченең 368 мең сум күләмендә кредит бурын түләргә мөмкинлеге булмаган. Иң башта бурычлы кешенең "Газель" автомобиленә арест салына. Ләкин аны саткан акча гына бурычлардан котылырга ярдәм итмәгән. Шул сәбәпле суд приставларының үгез көтүенә "күзе төшкән". Әлеге бурычлы хуҗа терлекләрне симертеп сату...
    533
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 12:27
    Лениногорскилылар ФАС вәкиленә нинди сораулар белән килде
    Федераль антимонополия хезмәте вәкиленә эшмәкәрләр җир мәсьәләсе, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре муниципаль заказлар буенча сораулар бирде. Әлеге хезмәт вәкилләре елына бер тапкыр барлык муниципаль районнарда халыкны кабул итәләр икән. Бездә Казаннан килгән федераль антимонополия хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Павел Козелга ике эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Җир рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча, дип...
    423
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 10:49
    Илшат Шәрәфетдиновтан коймак рецепты
    Майлылыгы 3,2% булган 0,5 литр җылымса кефирга 1 аш кашыгы шикәр комы, азрак тоз, 1 чәй кашыгы сода һәм 1 чәй кашыгы лимон кислотасы саласың. Сыеграк кибет каймагы куелыгында булганчы ош кушып, яхшылап бутап, 10-15 минутка җылырак урынга куясың. Аннан табаны аз гына майлап коймакларны пешерәсең.
    657
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 10:38
    Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе старт алды
    Бүген Татарстанның бөтен муниципаль районнарында "Республика тасмасы" акциясе старт алды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, бүгеннән 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк. Активистларның Халыкара дуслык көненә багышланган чарасын Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы хуплады. Активистлар...
    497
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 10:18
    Лениногорскида алдагы көннәргә һава торышы
    Лениногорскида 1 август көнне аязучан болытлы һава, кичке якта яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +21 +25 градуска кадәр җылы булса, төнлә +15 +22 градус булачак. 2 август көнне болытлы көн, яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +21 градус, төнлә +18 градус булачак. 3 август көнне аязучан болытлы көн, яңгыр явачак. Температура...
    0
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 10:18
    14 яшьлек үсмер 7 нче каттан сикергән
    Әлеге фаҗига Чаллының 26 нчы комплексындагы бер йортта булган. Кичә кич, җирдә яткан үсмерне күреп алучылар тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта. Соңрак ачыкланганча, ул җиденче кат подъездының тәрәзә төбенә басып сикергән була. Аны тиз арада хастаханәгә озаталар. Ләкин 14 яшьлек үсмерне коткарып кала алмаганнар, дип яза "Челнинские известия". Вакыйганың...
    574
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 08:07
    Лениногорск районы авыл җирлекләрендә халык белән очрашу үтәчәк (график)
    Август ае дәвамында Лениногорск районының авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үтәчәк. Анда шәһәр җитәкчелеге, авыл җирлеге советына депутатлыкка кандидатлар катнашачак. Алар халыкны үз программалары белән таныштырачак һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Җыелыш графигы: 1. Зеленорощинское (03.08.2015, 13.00) 2. Новоиштерякское (03.08.2015, 14.30) 3. Туктарово-Урдалинское (03.08.2015, 16.00) 4. Мичуринское (04.08.2015, 13.00)...
    499
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 06:33
    Лениногорск юбилеена Филипп Киркоров киләчәкме?
    Юбилейда Филипп Киркоров булмаячак, диделәр район администрациясендә. Монысы да халык арасында таралган имеш-мимеш кенә булып чыкты. Мәскәүдән һәм Казаннан артислар киләчәк, кемнәр киләчәге - киләсе атнада төгәл билгеле була. Бәйрәм чарасы 22 августта узачак. Бу көнне юбилей уңаеннан төзелгән, төзекләндерелгән барлык объектлар ачыла, бәйрәм чаралары, концерт "Яшьлек"стадионында узачак. Салют була.
    515
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 05:42
    Хуҗасыз этләр 10 баланы тешләгән
    Алабугада хуҗасыз этләрнең кешеләрне тешләү очрагы ешайган. Соңгы айда гына да табибларга 35 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 10сы - балалар. Хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче "Горзеленхоз" оешмасы җитәкчелеге әйтүенчә, этләрне ату канун тарафыннан тыелган. Шуңа да шәһәрдәге хуҗасыз этләрне нәселсез итү эше алып барыла икән. Этләрне йоклатып үтерү дә сирәк...
    520
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 05:35
    Юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ вәкиленнән башка гына теркә
    Яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар мөмкин булган очракта тиз арада машиналарын юлдан алырга тиеш. Кызганыч, күпләр полиция хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәүне ничек башкарырга кирәклеген белми. Шуңа күрә Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләр өчен махсус ресурс әзерләгән дә инде. Билгеле булганча, 1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде....
    574
    0
    0
Реклама