Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар ФАС вәкиленә нинди сораулар белән килде

Федераль антимонополия хезмәте вәкиленә эшмәкәрләр җир мәсьәләсе, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре муниципаль заказлар буенча сораулар бирде. Әлеге хезмәт вәкилләре елына бер тапкыр барлык муниципаль районнарда халыкны кабул итәләр икән. Бездә Казаннан килгән федераль антимонополия хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Павел Козелга ике эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Җир рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча, дип...

Федераль антимонополия хезмәте вәкиленә эшмәкәрләр җир мәсьәләсе, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре муниципаль заказлар буенча сораулар бирде.

Әлеге хезмәт вәкилләре елына бер тапкыр барлык муниципаль районнарда халыкны кабул итәләр икән. Бездә Казаннан килгән федераль антимонополия хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Павел Козелга ике эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Җир рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча, дип аңлатып үтте ул ахырдан. Аларның документларының копиясен алып, мөрәҗәгать язганнар, аның нигезендә идарәдә тикшерү-өйрәнү эше алып барылачак.

Павел Анатольевич билгеләп үткәнчә, районнарда шулай кабул итү оештыру халык өчен уңайлы, аларга Казанга барып йөрү кирәк булмаячак. Аннан үзләренең эшчәнлек дәрәҗәләрен белеп бетермәүчеләр дә бардыр, дип уйлый. Ә ул күпкырлы: федераль антимонополия хезмәте законнар үтәлеше, хакимият органнары эш-гамәлләре, төрле предприятиеләр эшчәнлегенә һәм башка өлкәләргә контрольлек итә.

-Менә шулай уртага салып сөйләшү - хататарны булдырмый калырга ярдәм итә, диде ул бюджет өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАС