Заман сулышы

11 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2015 - 18:32
    Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетенә төзелеш краны ауган
    Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә 60тан артык кеше һәлак булган, 30га якын кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу минутларда фаҗига урынында коткару эшләре бара.
    699
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 12:45
    Татарстанда кырау төшә
    Иртәгә төнлә Татарстанда кырау төшүе ихтимал. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың көнчыгыш районнарында төнлә - аеруча иртәнге 3-6 сәгатьләр тирәсендә, көчсез һәм кыска вакытлы гына кырау төшүе күзәтеләчәк.
    611
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 11:42
    Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә Иван Панин белән очрашу үтте (фотолар)
    Алты тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, дөньякүләм ике төр чаңгы ярышларында катнашкан Иван Панин 5 нче мәктәпне тәмамлаган егет. Шушы көннәрдә ул туган мәктәбе укучылары белән очрашты. Анда, шулай ук, чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы федераөиясе президенты Әнәс Вәлиев, Иванның тренеры Алексей Чальцев катнашты. Укучылар бик күп сораулар...
    560
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 11:16
    Лениногорскида әбиләр чуагы кайчан башлана?
    Ул сентябрьнең икенче яртысында башланырга тиеш. Синоптиклар фаразлавынча, "Әбиләр чуагы" Россиянең күп өлешендә сентябрьнең икенче яртысында башлана, ул чорда яңгырлар да нормадан артык булмаячак.
    711
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 11:03
    Бер әбине чегәннәр алдаган
    69 яшьлек әбидә бозым бар дип чегәннәр аны алдый. Әбинең дачасына килеп, чегәннәр әбине аның үзендә һәм балаларында бозым барлыгына ышандыралар. Ак җәймәдә кара тәрене күреп, әби тиз арада бу афәттән котылырга тели. Чегәннәр аның Алабугадагы фатирына кайтып, барлык акчаларын алып кача. Хәзер ул хатыннарга карата җинаять эше ачканнар. http://www.almet-rt.ru/
    721
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:55
    13 сентябрь - бердәм сайлау көне
    13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Татарстанда сайлау хокукына ия 2 млн 933 мең кеше яши.
    778
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:49
    Урманда гөмбәчеләргә аю ташланган
    Мари урманында - Волжск белән Яшел Үзән районы чигендә балаларын саклау максатыннан ана аю гөмбә җыючы хатын-кызга ташланган. Әлеге хәл кичә, 10 сентябрьдә, булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән корсагына суккан, тәнен...
    592
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:39
    Лениногорскилы Айгиз бәйгедә катнаша, аның өчен тавыш бирик
    Куакбаш мәктәбенең 6 сыйныфында укучы Айгиз Мөхәммәтҗанов бәйгедә катнаша. Җиңүчеләр интернет тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Түбәндәге ссылка белән кереп сез дә тавыш бирә аласыз. Шигырьләре белән дә танышырга мөмкин. Әйдәгез, бергәләп булышыйк. Ссылка: http://www.glagolitsa-rt.ru/%D1%80%D0%B0%D0%B1%D0%BE%D1%82%D1%8B/137523906
    622
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:16
    Интернет аша гына "Военный билет" сатып баемакчы булганнар
    Узган елның җәендә өч дус - 28 яшьлек Александр Антошкин, 31 яшьлек Руслан Исламов һәм 28 яшьлек Андрей Гаврильчев Интернет челтәрендә медицина күрсәткечләре буенча армиядә хезмәт итмичә генә хәрби билет алып бирергә ярдәм итүләре турында белдерү урнаштыралар.Билгеле инде, бушка түгел, акчага ярдәм тәкъдим итәләр. Аларның белдерүенә ике студент «каба». Сөйләшә...
    655
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 08:19
    8 нче сыйныф укучысы онкологик авырулар өчен чәчен кискән
    Казан шәһәренең бер мәктәбендә 8 нче сыйныфта укучы кыз онкологик авыру һәм химиотерапия үтүче балалар өчен парик ясасыннар дип, үз чәчләрен алдырган. Мәктәптә барысын да таң калдырган ул. Башта сыйныфташлары аңардан көлгән булса, ни өчен кистергәнен әйткәч, аңлап, туктаганнар. Тирә-яктагыларның игътибарын артык җәлеп итмәс өчен ул хәзер мәктәптә башлык киеп...
    568
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 08:06
    Лениногорск Мәдәният сарае бәйрәмгә чакыра
    16 сентябрьдә Лениногорск Мәдәният сарае "Лениногорск в душе моей", җыентыгын тәкъдир итү кичәсенә чакыра. Ул концерт номерлары белән аралашып барачак. 18.00 сәгатьтә башлана Керү ирекле
    983
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:53
    Бүген Америкада 11 сентябрь көнне булган терактны искә алалар (видео)
    14 ел элек Америка Кушма Штатында бик зур һәм кызганыч теракт булды. 2001 елның 11 сентябрендә террорчылар Нью-Йорк һәм Вашингтон шәһәренә һәҗүм ясады. Анда 3 меңгә якын кеше һәлак булды. Бүген Америкада теракт булган көнне искә алачаклар һәм чаралар үтәчәк. Игезәк манаралар урынында лампалар яначак, бөтен ил буйлап бер минутлык...
    504
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:15
    Лениногорск базарында 10 сентябрьгә азык-төлек, җиләк-җимеш бәяләре (сумнарда)
    Сыер ите: 275-330 Яңа бал: 1.500, иске бал:1.300 Суган: 25-30 Бәрәңге: 1кг.- 20-30; 1 чиләк:100-120 Кишер:20-30 Кәбестә:20-30 Кавын (озынча):30; түгәрәк кавын: 15 Карбыз:6-15 Йомырка: 46-65 Он (югары сортлы): 10кг.- 250-345; 5кг.- 153-155 Шикәр комы: 10кг.-565; 5кг.- 280-285 Ак май:220-235 Сыек май: 1литр- 85 Помидор: 35-60 Кыяр:25-53 Борыч: 45-50 Сарымсак:200-280 Алма-70-100...
    1097
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:10
    Лилия Хәйруллина икенче тапкыр әни булырга җыена
    Җырчы Лилия Хәйруллинада бернинди үзгәрешләр дә сизелмәде, әле кайчан гына клип төшерде, концертта чыгыш ясады. Баксаң, җырчы икенче тапкыр әни булырга җыена икән! - Октябрь ахырында улыбыз Кәримгә энекәш алып кайтырга исәп, Алла боерса. Әлегә Мөнир исемендә тукталдык, аны бабай истәлегенә дип ирем Айрат тәкъдим итте, - дип сөйләде Лилия...
    627
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:04
    Сабантуйдан калган авыш колгадан егылып 11 яшьлек бала үлгән
    Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерү органнары бала үлеме буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге фаҗига Балык Бистәсе районы Биектау авылында булган. 11 яшьлек малай Сабантуй мәйданындагы авыш колга буйлап йөргәндә, агач колга сынган, малай егылыган һәм сынган багана аның башына бәргән. Малай урында ук җан биргән. РФ Җинаять...
    750
    0
    0
Реклама