Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Хәйруллина икенче тапкыр әни булырга җыена

Җырчы Лилия Хәйруллинада бернинди үзгәрешләр дә сизелмәде, әле кайчан гына клип төшерде, концертта чыгыш ясады. Баксаң, җырчы икенче тапкыр әни булырга җыена икән! - Октябрь ахырында улыбыз Кәримгә энекәш алып кайтырга исәп, Алла боерса. Әлегә Мөнир исемендә тукталдык, аны бабай истәлегенә дип ирем Айрат тәкъдим итте, - дип сөйләде Лилия...

Җырчы Лилия Хәйруллинада бернинди үзгәрешләр дә сизелмәде, әле кайчан гына клип төшерде, концертта чыгыш ясады. Баксаң, җырчы икенче тапкыр әни булырга җыена икән!
- Октябрь ахырында улыбыз Кәримгә энекәш алып кайтырга исәп, Алла боерса. Әлегә Мөнир исемендә тукталдык, аны бабай истәлегенә дип ирем Айрат тәкъдим итте, - дип сөйләде Лилия Intertat.ru хәбәрчесенә.
Билгеле булганча, җырчының улына әле нибары 1,6 яшь кенә. "Беренче декретка икенчесе ялганып китте. Мин гаиләдә бер генә бала булгач, әнигә гел "үзем өч бала алып кайтачакмын" дия идем. Ирем дә балаларыбыз арасындагы яшь аермасының кечкенә булуын теләде. Өч бала булырмы, анысын әлегә әйтә алмыйм, ләкин үземне ике бала анасы итеп хис итәсем килә. Аллага шөкер, йөклелек чоры яхшы уза", - диде җырчы.
Лилия концертларда чыгыш ясаудан туктаса да, иҗат итүен дәвам итә, яңа җырлар яздыра. Тиздән телевизор экраннарында аның "Җиләкле җәй" исемле җырына клибы чыгачак.
- Бәби тапкач та, өйдә озак утырырмын дип уйламыйм. Ни дисәң дә, сәхнә үзенә тарта, аны ташларга ярамый, - диде ул. Лилия әлегә гаиләсе белән каенанасында яши, якын арада яңа ремонт ясалган үз фатирларына күченергә җыенуларын белдерде.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певица лилия хайруллина лилия хайруллина