Заман сулышы

28 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 28 сентябрь 2015 - 13:43
    12 яшьлек малай селфи ясаганда үлгән
    Экстремаль шартларда селфи ясап харап булучыларның саны артып тора. Ленинград өлкәсендәге Кириши шәһәрендә 12 яшьлек млай, селфи ясарга дип, Волхов елгасы аша уза торган тимерьюл посты өстенә менеп баскан. Җиде метр биеклектән ул тимерьюлга егылып төшеп, авыр тән җәрәхәтләре ала. Юлда яткан малайны полиция хезмәткәрләре күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Әмма...
    481
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 13:39
    "Ялтау" сөтчелек фермасыннан өч сыерны урлаганнар
    "Ялтау" сөтчелек фермасыннан төнлә белән өч сыерны берьюлы урлыйлар. "Маркс" хуҗалыгының Яңа Чыршылыдагы җәйге кардасыннан өч тананы алып киткәннәр. Монда китерелгән зыян - 155 мең сум.
    679
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 13:32
    Лениногорскиның "Эссен" кибетендә...
    "Эссен" сәүдә үзәгендә азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш кирәк-яраклары урлыйлар. Полиция 1993 елгы наркоманны тоткарлый. Аңардан гаиләсенә дә тынычлык булмаган.
    857
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 13:29
    Берәү җиде меңлек эретеп ябыштыру аппаратын урлаган
    "Письмянка" тимер юл станциясендә берәү җиде меңлек эретеп ябыштыру аппаратын урлый. Җинаять эше ачылган, апппарат карактан алынган. Ә икенче бер карак шәһәрнең Куйбышев урамы, 46 нчы йорттан 8 мең 500 сум акча урлый. Ерак китә алмый, тоткарлана.
    568
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 12:12
    Гөмбә җыеп йөргәндә кеше калдыкларына тап булганнар
    Кеше калдыклары учакта булган. Алабуга районы Тарловка бистәсе янында учак өстендә кеше сөякләренә тап булалар. Янәшәдә мылтык һәм кеше киемнәре булган. Хәзер бу куркыныч фаҗигане тикшерәләр. Әлмәт таңнары
    552
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 10:38
    Лениногорск районында көзге кросс үтте
    Үткән атнада Зеленая Роща авылында җиңел атлетика буенча район мәктәпләре укучылары арасында көзге кросс үтте. Анда 6-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәләр болайрак: 6-7 сыйныфлар арасында I урынны - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе командасы яуласа, II урынны - Зеленая Роща, III урынны - Иске Иштирәк мәктәбе командалары алды. 8-9 сыйныфлар...
    983
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 10:34
    Лениногорскида әбиләр чуагы озаккамы?
    Соңгы 82 ел эчендә мондый җылы сентябрьнең булганы булмаган. Бу көннәрдә температура югары торды: көндез +28 градуска кадәр менде. Әмма матур көннәр озакка сакланмаячак. Инде чәршәмбедән температура акрынлап төшә башлаячак. Ял көннәренә нибары + 10 градус, яңгыр көтелә. Димәк, әбиләр чуагына рәхмәт укып, аны киләсе көзгә кадәр озатасы булачак.
    436
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 10:10
    Телефоннан чакырган җиргә барма, башыңа бәла алма
    Телефоным шалтырады. Алдым. Ягымлы гына тавышлы кыз үзен фәлән журналдан дип таныштырды. Имеш, алар ниндидер хастаханәнең табибларына бәя бирәләр, бу акциядә мин дә катнашу хокукына ия булганмын икән. Шул уңайдан берәр косметологта бушлай сеанс узып, үз фикеремне белдерә алам, имеш. Гадәттә, «Де шели» кебек косметика салоннарына шушындыйрак рухта чакыралар иде,...
    599
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:35
    Инсульт кичергән әнисе белән әтисе йорттан чыга алмыйча янып үлгәннәр
    Янгын сүндерүчеләр килгәндә шәхси йорт тулысы белән ялкынга уралган була. Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә әнә шундый фаҗигале хәл теркәлә. Яшь ханым әйтүенчә, йортта аның әти-әнисе һәм дүрт баласы калган була. Кибеттән кайтканда ул йортның януын күрә. Әтисе һәм балалар янгын башланганчы урамга чыккан булалар. Инсульт кичергән әнисен әтисе коткарырга...
    542
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:30
    Әнисе белән ызгышканнан соң 11 нче каттан сикергән
    14 яшьлек укучы кыз бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Бу көнне, 24 сентябрьдә ул Зәйдә яшәүче әнисе белән ызгыша һәм Чаллыга әбисе белән бабайсы янына килә. Биредә дус кызлары белән спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утыра. Егете белән дә ачуланыша. Аннан социаль челтәрдәге бите аша туганнары белән саубуллаша да, 11...
    744
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:02
    Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның ”Газель»ен урлаганнар
    Җырчы яшәүче йорт янында торучы машинаны кичке 8 дә урлап китәләр. Икенче көнне үк полицейскийлар аның табылуын хәбәр итә. Машинаны исерек хәлдәге 25 яшьлек Сарман районы кешесе урлаган булып чыккан. Машинаның табылуы минем туган көнемә иң зур бүләк булды, ди җырчы. "Челнинские известия" сайтыннан
    1021
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:58
    Яңа елда 10 көн ял көтә
    Россия Хөкүмәте 2016 елдагы ялларга ачыклык кертте. Шулай итеп, Россия халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып...
    647
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:36
    Лениногорск өлкәннәре музейга бушлай керә ала
    1еннән 10 октябрьгә кадәр 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар шәһәребездәге туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алачак. Алар өчен музей заллары буенча экскурсияләр оештырылычак. Әлеге акция Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган.
    660
    0
    0
Реклама