Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефоннан чакырган җиргә барма, башыңа бәла алма

Телефоным шалтырады. Алдым. Ягымлы гына тавышлы кыз үзен фәлән журналдан дип таныштырды. Имеш, алар ниндидер хастаханәнең табибларына бәя бирәләр, бу акциядә мин дә катнашу хокукына ия булганмын икән. Шул уңайдан берәр косметологта бушлай сеанс узып, үз фикеремне белдерә алам, имеш. Гадәттә, «Де шели» кебек косметика салоннарына шушындыйрак рухта чакыралар иде,...

Телефоным шалтырады. Алдым. Ягымлы гына тавышлы кыз үзен фәлән журналдан дип таныштырды.
Имеш, алар ниндидер хастаханәнең табибларына бәя бирәләр, бу акциядә мин дә катнашу хокукына ия булганмын икән. Шул уңайдан берәр косметологта бушлай сеанс узып, үз фикеремне белдерә алам, имеш.
Гадәттә, «Де шели» кебек косметика салоннарына шушындыйрак рухта чакыралар иде, косметологлар бушлай сеанс үткәрә дә, аннары үз товарларын төртә башлый. Шулардан чемоданы белән бит чис­тарту кремнары алып, кешеләрнең алдануы, кайберләрендә хәтта аллергия башланып, бу фирманы судка бирүләр турында үзәк каналдан тапшыру да күрсәткәннәр иде. Бу юлы да шундый бер алдалау түгелме икән дип шикләнсәм дә, журналдан дигәч, ышандым, очрашуга барырга булдым. Ә минем номерны кайдан алдыгыз дигән соравыма, «Кибеттән зур товар сатып алган булгансыз, сайлап алу аша уздыгыз, шуңа да сезгә уңыш елмайды», - дип аңлатты кыз. Кайсы кибеттән нинди зур нәрсә алганлыгымны гына исемә төшерә алмадым. Телефондагы кыз паспортыгызны оныта күрмәгез, дип кат-кат искәртте.
Салонда мине ягымлы гына кызлар каршы алды. «Тандем» сәүдә үзәгеннән ерак түгел бер бинада урнашкан бу офис зәвык белән эшләнгән. Пыяла панельләрдә фирманың исеме язып куелган. Күн диванда утырам. Кызлар чәй, кофе тәкъдим иттеләр. Ул да түгел, ак халатлы кызлар пәйда булды. Болары мин бәя бирергә тиешле табиблардыр инде дип уйлап куйдым. Берсе: «Мин сезнең табибыгыз булам»,- дип үзе белән таныштырды да мине бер бүлмәгә алып кереп китте. Яшем, кем булып эшләвем, күпме хезмәт хакы алуым белән кызыксынды. Битемне тикшерә башлады. Махсус препаратлар белән битемнән йөртә, экранда чыккан сурәтләргә төртә-төртә, тиредәге кимчелекләрне күрсәтеп бара. Бер генә дә уңай якны әйт­ми бит бу. Имеш, тирегә фәлән җитми, тегесе тиешенчә түгел... Бара торгач, сездә купероз, ди бу.
- Нәрсә инде ул?- дип кызыксынам.
- Менә исерек кешеләрне күргәнегез бармы, бит тиреләре кып-кызыл булып, кан җепселләре бүлтәеп чыга, менә шул.
Аптырап көзгегә карыйм, битемдә бер генә дә ят нәрсә күренми, ләбаса.
- Шикләнмәгез дә, ул хәзер генә сизелми, вакытында килдем дип сөенегез, берничә атнадан ук күренә башлаячак. Балаларыгыз турында уйлагыз. Беләсезме алар ничек әниләре өчен ояла? Әниең исерек дисәләр, берәүгә дә күңелле түгел бит.
- Мин эчмим, - дим, тагын да гаҗәпләнеп.
- Анысы шулайдыр, әмма купероз исерек хатын кебек күрсәтәчәк сезне.
- Бу авыруны ничек дәвалап була инде? - дип кызыксынам.
- Безнең фирма бик шәп косметика тәкъдим итә. Кибетләрдә сез андыйларны таба алмыйсыз, бары бездә генә. Әллә ни кыйбат та түгел, җыенысы бергә менә шушы суммага төшәчәк,- дип, «табибым» кәгазьгә язылган цифрларны күрсәтә - 300 мең! Минем күзләрем түгәрәкләнгәнне күрде бу.
- Борчылмагыз, аны берничә айга бүлеп түләргә, кредит алырга була, сез безнең даими клиент булачаксыз, битегезгә бушлай массаж ясата алачаксыз, - дип тынычландырырга ашыга кыз.
- Кредитлар алмыйм, акчам юк, косметикагыз да кирәк түгел,- дип китәргә талпынам. Табиб исә кире утырта. Хәзер инде үтереп кредит алырга кыстый бу мине. Каршы торганымны күреп тора.
- Ә сез беләсезме, үзен карамаган хатын-кызларны ирләре ташлый бит. Ни өчен ир-ат хыя­нәт итә дип уйлыйсыз - хатыны ямьсез булганга. Ирләргә бит тәмле аш та, юылган кием дә кирәкми, аларга шома тән, матур бит кирәк, - ди бу.
...Сабырлыгымны җуеп, тиз арада китәргә кирәк дип, төрле сәбәпләр эзлим. Табиб исә диагностиканы дәвам итик, ди. Ике минут аппараты белән битемнән йөртеп сүзсез утырганнан соң, йөзләре үзгәрде бит моның.
- Ой, зинһар, борчылмагыз, сездә рак бит. Тире рагы, беренче дәрәҗәсе. Меланоманы бу вакытта дәваларга була әле. 90 процент очракта сез исән калачаксыз. Әйдәгез, фирманың мөдиренә керик әле, сезнең бик четерекле хәл, - ди бу, тәмам хафага төшкән кыяфәт чыгарып. 31 яшемдә миннән тәмам хаста ясамакчы бу...
Мөдир миңа карамый гына: «Сезнең сәламәтлегегез үзегезнең кулларда, кредит рәсмиләштерегез дә, дәваланыгыз (паспорт менә нәрсәгә кирәк ул, кредитны документсыз бирмиләр бит!). Сезгә 30 процент ташлама бирәбез,- ди.
Минем исә үз туксаным туксан. Юк, вәссәлам. Болар, киңәшләшергә кирәк дип, мине бүлмәдән чыгарып тордылар. Коридорда йөргәндә, колагыма таныш сүзләр ишетелә. Минем шикелле берәүгә диагностика уздыралар. «Сездә купероз, бу авыру азса, исерек хатынга охшап калачаксыз...» Минем исә эчкә җылы йөгерә. Бер мин генә түгел икән әле «исереккә охшаган».
Озак киңәшләшкәннән соң, мөдир миңа социаль ташлама тәкъдим итә. Ай саен 2 мең генә түләп барасы икән. Кредит та процентсыз, имеш. Тагын ризалашмагач, машина алыр­га, ашарга, кие­нергә акча табасыз бит, сәламәтлегегез өчен кызганычмыни, дип озатып калдылар болар мине.
Мондый ак халатка тап төшерүче табибларга ышану юләрлек, әлбәттә. Шулай да күңелгә шик керде бит. Тәвәккәлләдем дә, яшәү урыны буенча урнашкан Республика клиник тире-венерология диспансерына киттем. Косметолог Лилия Бакирова бит тиремне күзәткәннән соң, бернинди дә борчылырлык сәбәп юк, диде. Купероз, рак диаг­нозларын да кире какты.
- Меланома - тире рагын күз белән генә карап әйтеп булмый. Кеше тиресендә барлыкка килгән үзгәрешләр борчыса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру хакында беренче чиратта миңнәр хәбәр итә. Миңнәр төсен, формасын үзгәртсә, канаса, өстәмә тикшерәбез, махсус анализлар тапшыртабыз. Тирегә диагностика уздырабыз. Шик туган очракта, онкологка җибәрәбез. Бары ул гына төгәл җавапны әйтә алачак,- дип аңлатты табиб.
Баксаң, социаль челтәр аша косметика таратучы компанияләрнең күбесе шул ысулны куллана икән: телефон аша клиент таба, бушлай сеанс дип кызык­тыра, алдалый, аннары психологик басым ясап, товарын алырга үгетли. Клиентлары санын арттырыр өчен, кешедән 15-20ләп телефон номеры сорый. Бу мәҗбүри дип тә искәртәләр әле. Мошенниклар дип атыйлар мондыйларны. Кызганыч, аларның тозагына эләгүчеләр дә җитәрлек. Әле менә күптән түгел генә диспансерда мине кабул иткән косметологның бер пациенты «Де шели» компаниясендә, үзе дә аңламыйча, 100 меңлек кредит рәсмиләштереп кайткан. Косметиканы да ошатмаган, кулланмый да икән. Аның каравы ай саен кредит түли.
- Иң яхшысы, андый белмәгән косметологларга бармагыз, башыгызга бәла алмагыз, - ди табиб- косметолог Лилия Бакирова.
Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники обман в косметическом салоне косметический салон