Заман сулышы

5 октябрь 2015 яңалыклары

  • 5 октябрь 2015 - 13:07
    Лениногорскида кызларны урлаучы маньяк турында яңа мәгълүмат бар
    Полиция хезмәткәрләре шәһәрдә кызларны урлаучы маньяк турындагы имеш-мимешне кире кага. Әмма үткән атнада эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-атларның 6 нчы мәктәп һәм Менделеев урамы, 33 нче йорт ишегалдында алдау юлы белән укучы кызларны алып китәргә теләүләре турында мәгълүмат килде, диләр. Балалар тасвирлавы буенча әлеге шикле кешеләрнең фотороботлары да...
    420
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 12:18
    Лениногорскида грек-рим көрәше үтте
    2 октябрь көнне Лениногорскида 2000 - 2002 елгы яшүсмер егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Республика беренчелеге үтте. Анда 13 шәһәрдән: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән 200 көрәшче катнашты. Нәтиҗәдә, лениногорскилылардан 120 кг. авырлыкта I урынны Лениногорск нефть техникумы студенты Илназ Надыршин алса, II...
    397
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 11:01
    Лениногорскида кар яварга мөмкин, һава торышын карагыз
    Атна ахырына көннәр салкынайтачак : чәршәмбе 0 градус, җомга -1 градус күрсәтә. Кар да төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. 6 - 8 октябрь көннәрендә болытлы көн көтелә. 8 октябрь көнне кар явуы ихтимал. Температура көндез -1, төнлә 0 градус. 9 - 12 октябрь көннәрендә болытлы көн, кар явачак. Температура көндез...
    402
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 10:11
    Трамплиннан сикерүдә лениногорскилыларга тиңнәр юк
    Үткән ял көннәрендә трамплиннар комплексында ярышлар үтте, лениногорскилылар, гадәттәгечә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ике төр чаңгы ярышы буенча, Лениногорск политехник колледжы студенты Артур Япаев республика чемпионы исеменә лаек булды. Икенче-өченче урыннарда шулай ук безнекеләр - Кирилл Сидоров һәм Вадим Иванов. Лениногорскилы Ренат Акбиров трамплиннан сикерү буенча республика чемпионы исеменә лаек булды....
    388
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 10:06
    Лениногорск полиция хезмәткәрләре маньяк турында мәгълүматны кире какты
    Менә инде берничә көн рәттән социаль челтәрләрдә генә түгел, мәктәп укучылары, аларның ата-аналары арасында шәһәрдә маньяклар төркеме барлыкка килгән, өч ай элек югалган бер кызның туракланган мәете табылган икән, дигән сүзләр йөри. -Өченче сыйныфта укучы кызым бу хакта ишетте дә, үзе генә мәктәпкә барудан баш тарта, "мине илтеп куегыз, килеп...
    382
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 09:23
    Урдалыда җил көчле булган
    Шимбә көнге көчле җил Урдалы һәм Карагай авылы халкын утсыз калдырган. Җил-давыл авылдагы ферма түбәсен кузгаткан, аның нәтиҗәсендә электр челтәрләренә зыян килгән, шулай итеп, авыл халкы төш вакытында утсыз калган. Район электр челтәрләре давыл салган зыянны бетергәч, кичке алтыда ут биргәннәр.
    388
    0
    0
Реклама