Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кызларны урлаучы маньяк турында яңа мәгълүмат бар

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдә кызларны урлаучы маньяк турындагы имеш-мимешне кире кага. Әмма үткән атнада эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-атларның 6 нчы мәктәп һәм Менделеев урамы, 33 нче йорт ишегалдында алдау юлы белән укучы кызларны алып китәргә теләүләре турында мәгълүмат килде, диләр. Балалар тасвирлавы буенча әлеге шикле кешеләрнең фотороботлары да...

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдә кызларны урлаучы маньяк турындагы имеш-мимешне кире кага. Әмма үткән атнада эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-атларның 6 нчы мәктәп һәм Менделеев урамы, 33 нче йорт ишегалдында алдау юлы белән укучы кызларны алып китәргә теләүләре турында мәгълүмат килде, диләр.
Балалар тасвирлавы буенча әлеге шикле кешеләрнең фотороботлары да төзелгән. Алар балалар бакчасы, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә куелган.
Шуңа да полиция хезмәткәрләре шәһәр һәм район кешеләрен уяу булырга өнди. Балигъ булмаган балаларны урамда ялгыз гына калдырмагыз. Ул-кызларыгызга таныш булмаган кешеләр белән үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерергә куша. Шикле кешеләр турында мәгълүмат булганда 02, 2-72-20 (эчке эшләр бүлеге) яисә (843) 2-912-002 (Эчке эшләр министрлыгы) телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: информация маньяк