Заман сулышы

9 декабрь 2015 яңалыклары

  • 9 декабрь 2015 - 13:13
    Бүген- Ватан Геройлары көне, бездә алар - уникәү
    Лениногорск җире унике Советлар Союзы Герое белән данлыклы. Үз гомерләрен Ватан өчен корбан итүче, тынычлык өчен көрәшүче каһарман якташларыбызны онытмыйк. Менә алар безнең горурлыгыбыз булган сугышчыларыбыз: Гыйльми Баһаутдинов, Газинур Гафиятуллин, Иван Денисов, Иван Заварыкин, Ибраһим Мурзин, Самат Садриев, Григорий Ушполис, Әкрәм Хайретдинов, Ислам Халиков, Евстафий Яковлев, Василий Яницкий , Мисбах...
    961
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 11:57
    Лениногорскилы Анатолий Арестовны хөрмәтләделәр
    Лениногорскида яшәүче 93 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Анатолий Арестовка, Ватан Геройлары көне уңаеннан, Казан шәһәреннән килгән республиканың Россельхознадзор җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов кунакта булып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хөрмәтле ветераныбызның тормыш иптәше Саҗидә Исмәгыйль кызы белән бергә яшәүләренә тиздән 70 ел тула. Алар 5...
    865
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 11:46
    Лениногорскиның укучы-активистлары паспортлы булды (ФОТО)
    Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә укучы-активистларга паспорт тапшырылды. Әлеге истәлекле чара Конституция көне уңаеннан оештырылды. Анда республиканың Россельхознадзор җитәкчесе Нурислам Хәбипов, район башлыгы Рәгать Хәсәенов та катнашты. Алар яшьләргә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.
    1071
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 10:30
    Лениногорскилылар “Башваткыч”та катнашып кайтты (ФОТОЛАР)
    Лениногорскилылар ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруына төшеп кайтты. Безнекеләр кичә ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруына төшеп кайтты. Алар: Түбән Чыршылы Мәдәният йорты җитәкчесе Тәлига Сәйфиева, шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Фәһимә Минһаҗева. "Башваткыч" Лениногорск районына багышланган булган. Аның барышында Эльза Идиятова җырлаган, Равил Гыйматдинов гармунда уйнаган. Кемнең җиңгәнен...
    3222
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 10:11
    Лениногорскида һава торышы
    Бүген, 9 декабрь көнне, аязучан болытлы көн. Урыны белән кар явачак. Температура көндез -3, төнлә -6 градуска кадәр салкынайта. 10 - 11 декабрь көннәрендә, шулай ук, аязучан болытлы көн. Температура көндез -2, -4, төнлә -4 градуска кадәр булачак.
    0
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 07:57
    Танылган яучы Роза Сябитова хастаханәгә эләккән
    "Давай поженимся!" тапшыруын алып баручы Роза Сябитовага хәзер эшкә култык таягы белән йөрергә туры киләчәк. Теле-яучы социаль челтәрләр аша инвалид коляскасында утырып төшкән фотосын тәкъдим итә. Уң аягында - гипс, янында табиб. Танылган яучы "Без страховки" тамашасына күнегүләр уздырган вакытта батутта сикереп аягын имгәткән. Хәзер инде өч атна дәвамында гипс...
    1056
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 07:53
    ОСАГО полисын үзең белән йөртмәскә дә мөмкин булачак
    Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Игорь Шувалов шул хактагы документ әзерләргә кушкан. Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак. Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә...
    869
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 07:24
    Мәдәният сараенда “Пушкинский бал” үтте
    Үткән якшәмбедә "Лениногорскнефть" идарәсенең яшьләр комитеты Мәдәният сараенда "Пушкинский бал" үткәрде. Ул "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына багышланган иде. Идарә яшьләре полонез, мазурка, поляк һәм вальс парлы биюләрне күрсәтте. Бу көнне Мәдәният сараенда музыка гөрләп торды. Биючеләргә Лениногорск музыка мәктәбе оркестры уйнады. Бал ахырында фуршет оештырылды. Лениногорск Мәдәният сарае, Сергей Трусов...
    885
    0
    0
  • 9 декабрь 2015 - 06:18
    Лениногорскилылар "Каеннар белән сөйләшү" дигән театраль күренеш карады
    Кичә Мәдәният сараенда Туймазы татар дәүләт театры Роберт Миңнуллин шигырьәреннән төзелгән "Каеннар белән сөйләшү" дип исемләнгән искиткеч театраль күренеш күрсәтте. Ярты залдан әз генә күбрәк шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучыларыннан торган тамашачы җыелган иде. Шулкадәр оста, халыкка аңлаешлы итеп куйдылар. Балачактагы шигырьләреннән тотынып, тулы бер тормыш юлын чагылдырып, уйнадылар. Бу...
    863
    0
    0
Реклама