Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар "Каеннар белән сөйләшү" дигән театраль күренеш карады

Кичә Мәдәният сараенда Туймазы татар дәүләт театры Роберт Миңнуллин шигырьәреннән төзелгән "Каеннар белән сөйләшү" дип исемләнгән искиткеч театраль күренеш күрсәтте. Ярты залдан әз генә күбрәк шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучыларыннан торган тамашачы җыелган иде. Шулкадәр оста, халыкка аңлаешлы итеп куйдылар. Балачактагы шигырьләреннән тотынып, тулы бер тормыш юлын чагылдырып, уйнадылар. Бу...

Кичә Мәдәният сараенда Туймазы татар дәүләт театры Роберт Миңнуллин шигырьәреннән төзелгән "Каеннар белән сөйләшү" дип исемләнгән искиткеч театраль күренеш күрсәтте.
Ярты залдан әз генә күбрәк шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучыларыннан торган тамашачы җыелган иде. Шулкадәр оста, халыкка аңлаешлы итеп куйдылар. Балачактагы шигырьләреннән тотынып, тулы бер тормыш юлын чагылдырып, уйнадылар.
Бу тамашаны сәхнәгә куючы режиссер Байрас Ибраһимов икән. Әфәрин!! Уйнаган актёрлары да бик оста талант ияләре. Һәрберсе җырлый да әле алар. Күп кенә җырчылар читтә торсын, алар янында. Сәхнә бизәлеше дә бик үзнчәлекле. Тамаша ак каеннар арасында бара. Мин үземә бик күп үрнәк алырлык яңалык ачтым.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Театр